Көнүзәк
28 ноябрь 2022, 10:02

Егетләр китә хезмәткә

Башкортстаннан Русия армиясе сафларына 4 мең яшь егет чакырылачак.

Егетләр китә хезмәткәЕгетләр китә хезмәткә
Егетләр китә хезмәткә

Башкортстаннан Русия армиясе сафларына 4 мең яшь егет чакырылачак.

   Көзге хезмәткә чакырылу кампаниясе дәвам итә. Быел чакыру бер айга соңрак, 1 ноябрьдә башланды. Бу өлешчә мобилизация белән бәйле булды.

   Булачак ил сакчылары, хәрби частьләргә барачак егетләр бар кирәк-ярак – экипировка, хезмәттә кирәкле инвентарь белән тәэмин ителәчәк. Алда аларны присяга кабул итү, шулай ук яшь сугышчы курсы көтә. Быел хәрби частьләрдә әзерлек этабын 5 айга кадәр озайттылар.

   БР хәрби комиссары Михаил Блажевич әйтүенчә, срочниклар СВОда катнашуга җәлеп ителмәячәк. Күп вакытларын алар хәрби һөнәр алуга багышлаячак.

   Көзге призыв 2022 елның 31 декабрендә тәмамлана. Бер елдан соң солдат-срочниклар өйләренә кайтачак.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас