Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 ноябрь , 19:54

Улларыбызны озатабыз

Исән-сау кайтып керсеннәр.

Улларыбызны озатабыз
Улларыбызны озатабыз

Исән-сау кайтып керсеннәр.

 

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә көзге чакырылышка бәйле пост урнаштырды:

“Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш республикада план буенча, югары дәрәҗәдә оешканлык белән бара. Шушы көннәрдә 200гә якын яшь егетне Ерак Көнчыгышка хәрби бурычларын үтисе урыннарга тантаналы шартларда озаттык.

 Егетләребез анда һава-космос, коры җир һәм хәрби-диңгез флоты

 гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Егетләрнең сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Хезмәт урыннарына киткәнче барлык егетләр дә коронавирус инфекциясенә экспресс-тест тапшыра. Аларга медицина битлекләре, антибактерицид чаралар һәм кирәк-ярак, азык-төлек бирелә.

Хәрбиләрне ташу транспортына да зур игътибар бирелә  - транспорт тулысынча  алар утырыр алдыннан гына эшкәртелә.

Гади халык белән элемтәләр булмасын өчен алар аерым вагоннарда яки хәрби эшелоннарда йөри.

  Мондый шартлар барлык төр транспортта да саклана.

Әле алып барылган чакырылыш махсус хәрби операция белән бәйле түгел. Хезмәткә алынган егетләр барысы да, белгечлегенә карамастан, Русия Федерациясе территориясендәге хәрби подразделениеләрдә хезмәт итәчәкләр.
Хәрби хезмәт вакыты тулган ир-егетләр үз вакытында ук яшәү урыннарына җибәреләчәкләр.

РФ ХК хезмәт иткән күп егетләр инде өйләрендә”.

107

 

Улларыбызны озатабыз
Улларыбызны озатабыз
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в