Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 ноябрь , 19:06

Көзге боз – көзгедән нечкә

Саклану чараларына төкереп карау еш кына бәхетсезлеккә китерә...

Көзге боз – көзгедән нечкә
Көзге боз – көзгедән нечкә

   Саклану чараларына төкереп карау еш кына бәхетсезлеккә китерә...

   Сибайда бүген бер балыкчы боз астына киткән. Аны коткарырга Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты хезмәткәрләре, медиклар һәм полиция килеп җиткән, кызганычка каршы, ирне коткара алмаганнар.

   Игътибар:

   *Сак булыгыз! Трагедияне булдырмау өчен сулыкларда булу кагыйдәләренә колак салыгыз. Әлегә тышта тик ноябрь ае гына! Моннан тыш, сулыкларда суның тигез туңмавы хакында да онытырга ярамый. Мәсәлән, ул башта яр буйларында, аннан сай урыннарда, аннан соң гына уртада туңа.

   *Походка чыгар алдыннан телефоныгызга җитәрлек акча салыгыз. Аннан, телефон операторыгызның сез барасы урыннарда бәйләнеш тоту-тотмавы белән кызыксыныгыз. Үзегез белән портатив батарея заряды чыганаклары алыгыз. Кайдадыр юлга чыгар алдыннан таныш-белешләрегезгә кайда юл тотачагыгызны хәбәр итегез.

Фото: myslo.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас в