Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 ноябрь , 12:17

Мобилизацияләнгәннәргә түләүләр турында “Госуслуги”да белеп була

Җавапны озак көттермәскә вәгъдә итәләр. 

Мобилизацияләнгәннәргә түләүләр турында “Госуслуги”да белеп була
Мобилизацияләнгәннәргә түләүләр турында “Госуслуги”да белеп була

Мобилизацияләнгәннәр өчен ярдәм чаралары тоткарлануы турында “Дәүләт хезмәтләре” порталына хәбәр итеп була, дип белдерәләр Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгында.

Тиешле ярдәм чараларының күрсәтелмәве турында  хәрбиләр яисә аларның туганнары хәбәр итә ала. Мөрәҗәгатьләр федераль һәм  төбәк түләүләре, ташламалары буенча кабул ителә.

Бу сораулар буенча

*мобилизацияләнгәннәр;

*үз теләкләре белән сугышка китүчеләр;

*контракт буенча хезмәт итүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

Аны  юллар  өчен:

  1. “Дәүләт порталы”на керергә;
  2. Мәгълүматларны тикшерергә;
  3. Хәрбине кайсы төбәктә мобилизацияләүләрен күрсәтергә;
  4. Хәбәрдә проблема хакында язарга;
  5. Мөрәҗәгатьне җибәрергә.

Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлы хәбәрне профильле ведомствога җибәрәчәк. Анда аны 7 көн эчендә карарга тиешләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в