Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 ноябрь , 21:05

Көздән кышка күчү озак булмаячак

Башкортстанда кинәт салкыннар көтелә.

Көздән кышка күчү озак булмаячак
Көздән кышка күчү озак булмаячак

Башгидрометеорология үзәге синоптиклары республикага якынлашкан суыклар турында кисәтәләр.

17 ноябрьдә кайбер районнарда кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә һава температурасы -8 ...- 13 градус, аязытканда -18 градуска кадәр, көндез -4 ...- 9 градус, республиканың төньяк-көнчыгышында -14 градуска кадәр. Ял көннәрендә һава температурасы җылына төшәчәк, көндез – 1 -3 градус. Киләсе атна башыннан тагын салкын һава агымы өстенлек итә башлаячак. Атна азагына көндез дә 12 градустан артык суыклар киләчәк.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в