Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь , 14:38

Форумда юл-транспорт тармагы проектлары тәкъдим ителә

БР Премьер-министры Андрей Назаров «Русия транспорты» XVI халыкара форумында катнаша.

Форумда юл-транспорт тармагы проектлары тәкъдим ителә
Форумда юл-транспорт тармагы проектлары тәкъдим ителә

15 ноябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров «Русия транспорты»XVI халыкара форумында катнаша. Делегация составында шулай ук БР Хөкүмәте Вице-премьеры Алан Марзаев, БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев керде.

Форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Рәисе «Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашу уздырачак. Шулай ук Башкортстан Республикасы стендына РФХөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусовның килүе планлаштырыла.

Республиканың 100 кв.м. мәйданлы стендында төбәкнең мөһим юл-транспорт тармагы проектлары тәкъдим ителә, алар арасында: Уфа шәһәренең Интернациональная урамыннан килгән юл белән Агыйдел елгасы аша күпер төзү проекты; «Көньяк капкалар» проекты, аның кысаларында 2022 елдан 2024 елга кадәр Пугачев урамын реконструкциялиләр, Генерал Рыленко исемендәге яңа урам, шул урам һәм Пугачев урамнарындагы транспорт чишелеше дә бар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в