Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 ноябрь , 21:12

Үзебезнекеләр өчен тавыш бир

Башкортстан Республикасы халкы "Знание-2022" мәгърифәтчелек премиясенә үз номинантлары өчен тавыш бирә ала.  

pravitelstvorb.ru Үзебезнекеләр өчен тавыш бир
Үзебезнекеләр өчен тавыш бирФото:pravitelstvorb.ru

Русия җәмгыятенең "Знание-2022" мәгърифәтчелек премиясе кысаларында халык онлайн-тавыш бирүе башланды. 5 декабрьгә кадәр һәркем үзенә ошаган мәгърифәтче яисә проект өчен "Тыңлаучылар версиясе буенча мәгърифәткә гомум өлеш өчен" махсус номинациясендә тавыш бирә ала. Әлеге лаеклы премия "Росконгресс" фондының мәгълүмат ярдәме белән үткәрелә.

9 ноябрьдә Мәскәүдә "Знание-2022" мәгърифәтчелек премиясенең жюри утырышы узды. Чарада дәүләт эшлеклеләре, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар лидерлары, шулай ук күренекле фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре 12 номинациядә иң яхшы мәгърифәтчеләрне һәм шул юнәоештәге проектларны билгеләделәр. Алга таба Русия халкы шулай ук 13нче номинациядә "Тыңлаучылар версиясе буенча мәгърифәткә гомум өлеш өчен" лауреатларын сайлый ала. Халыкның онлайн-тавыш бирүе "ВКонтакте"ның "Знание" төркемендә 5 декабрьгә кадәр уза.

Уфа дәүләт нефть техник университетының нәшрият үзәге директоры, профессор, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты кафедрасы мөдире Марс Әхмәдуллин - "Мәдәният һәм сәнгать" өлкәсендә мәгърифәтчелек эшенә өлеш керткән өчен" номинациясендә премиягә дәгъва кылучыларның берсе.

- "Знание" премиясендә катнашуым Русия мөселманнарының мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнүгә ярдәм итәр, шулай ук илебезнең Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мөнәсәбәтләренә яңача караш ташларга мөмкинлек бирер, дип ышанам, - дип ассызыклады Марс Әхмәдуллин.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в