+21 °С
Болытлы


Махсус хәрби операциядә катнашкан ирекле башкорт батальоны сугышчылары һәм мобилизацияләнгәннәр өчен эт йоныннан махсус биллекләр (пояс) тегәләр. Бу хакта БСТ каналындагы “Честно говоря” тапшыруында сөйләделәр.
Маэмайлар йонын хайваннарны хәстәрләү буенча махсус салоннарда кабул итәләр. Тәүдә йонны юалар һәм киптерәләр, соңыннан тегүчеләргә җибәрәләр.
Йон чыганагы буларак зур маэмайлар яхшырак туры килә. Иң мөһим шарт – йон кыркып түгел, ә тарап алынган булырга тиеш.
Чыганак: bashinform.ru