

Үткән атнада "Инцидент-менеджмент" һәм "Госуслуги. Решаем вместе" порталлары 4 591 хәбәр теркәгән. Бу бер атна элек булганга караганда 529 мөрәҗәгатькә күбрәк.
Кешеләрне бигрәк тә юлларны карап-тоту темасы борчый, атна эчендә бу хакта 780 хәбәр килгән. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр буенча икенче урында — сәламәтлек саклау. Бу темага 568 мөрәҗәгать теркәлгән, узган атнага караганда 46га күбрәк. Шулай ук төзекләндерү буенча - 562, ТКХ темасына караган - 523, социаль хезмәт күрсәтү буенча 436 сорау теркәлгән.
Узган атнада Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре, министрлыклары һәм ведомстволары коллегалары белән берлектә 6 223 мөрәҗәгать эшкәртте. Бу узган атнага караганда 360ка күбрәк.
Махсус хәрби операция һәм мобилизация темасына мөрәҗәгатьләр саны кимегән.