

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышында төбәктә балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләсе каралды.
Киләсе елда республика лагерьларында бер койка-көннең нинди бәясен расларга тәкъдим ителүе турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Әлеге чорда барлыкка килгән кулланучылар бәяләре индексы дәрәҗәсен исәпкә алып, сыйфатлы туклану тәэмин итү максатларында түбәндәге бәяләр расланды:
- бер баланың шәһәр яны стационар лагерьларында (оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә) яшәү бәясе - 1045 сум;
- палатка тибындагы балалар лагерьларында - 267,5 сум;
- тәүлегенә бер балага азык-төлек җыелмасының бәясе: ике тапкыр ашаганда - 140 сум, өч тапкыр ашаганда - 207 сум.
- Быелгы балалар сәламәтлеген ныгыту кампаниясе тәмамланды. Ялның барлык формаларында 500 меңгә якын бала катнашкан. 1663 профильле оешма эшләде, алар республика балалар лагерьлары реестрына керде. 2022 елгы сәламәтләндерү кампаниясен оештыру өчен Башкортстанның берләштерелгән бюджетыннан 1 миллиард 800 миллион сумнан артык акча бүленде. Балалар ялы оешмаларында тәүлеккә бер баланың ял итүе һәм савыктыру бәясе быел 942 сум тәшкил итте. Шулай итеп, җәйге чорда 21 көн дәвамлылындагы юллама бәясе 19782 сум тәшкил итте, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru