Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь , 12:58

Якташыбыз белән горурланабыз! (видео)

Исән-имин кайтырга насыйп булсын! 

t.me/bashbat02
Фото:t.me/bashbat02

“Башкирский батальон” Телеграм-каналы кичә  Аскын районы башлыгы Динис Йосыповның якташыбыз батырлыгы турындагы хәбәре белән бүлеште.  Танк взводы  җитәкчесе, өлкән лейтенант, Аскын районы Кубияз авылы егете Рәсүл Кашапов, оборонаның алгы сызыгында  дошманны кире чигенергә мәҗбүр иткән.  Бу хакта Русия Оборона министрлыгында хәбәр итәләр. 

“Рәсүл  мәктәптә укыганда ук актив булган. “Энҗеләр” коллективында биегән. Мәктәптән соң Казанның югары танк училищесына укырга кергән.  Анда “Танк взводы командиры” белгечлеге алып чыккан. Арытаба хәрби хезмәтен дәвам итәр өчен көнчыгыш хәрби округка җибәргәннәр. Өйдә аны хатыны һәм кечкенә улы көтәләр. Синең белән горурланабыз. Туган якка Җиңү белән кайт!” – дип өстәгән Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в