Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь , 12:28

Херсон өлкәсенең вакытлыча башкаласы билгеле

Бу  шәһәрдә  властьның барлык органнары урнашкан.

khersondaily.com
Фото:khersondaily.com

Геническ шәһәре вакытлыча Херсон өлкәсенең административ башкаласы булачак. Бу хакта төбәк хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Фомин белдергән.

Чиновник сүзләренчә, әле бу курорт һәм порт урнашкан шәһәрдә  властьның барлык органнары урнашкан. 20 мең халкы булган бу шәһәр Херсон өлкәсенең көньягында Азов диңгезе ярында урнашкан.

9 ноябрьдә оборона министры Сергей Шойгу безнең гаскәрләрне Днепр аръягына чыгарырга керешергә кушкан иде.  Ул бу хакта Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие Сергей Суровикин чыгышыннан соң әйтте. Генерал  Кахов су электр станциясе җимерелү куркынычы булганга, Днепрның көнбатыш ярын калдырып, оборонаны елганың көнчыгыш ярында оештырырга кирәк,  дип белдерде. Соңыннан Оборона министрлыгында  Днепрның сул ярына 30 меңнән артык русияле хәрбиләрен, шулай ук 5 меңгә якын берәмлек техника һәм корал чыгаруларын хәбәр иттеләр.

Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев  Русия хәрбиләрен Херсоннан чыгару дошман өчен шатлыкка тиң түгел, дип белдерде. Ул Русиядә территориаль суверенлык аңлатмасы беркая югалмады һәм “бар да өйгә кайтачак”, дип кисәтте.

Гаскәрләрне Днепрның аръягына чыгаруга карата үз фикерен белдереп, Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков та  Херсон өлкәсе Русиянең өлеше булып калуын раслады. “Бу законнар белән беркетелгән һәм билгеләнгән Русия субъекты. Биредә бер үзгәрешләр дә була алмый”, – диде Президентның матбугат сәркатибе.

“Военкоры Русской Весны” Телеграм-каналы Херсонга Украина спецназының зур булмаган көчләре килде, дип белдерә. Украина гаскәрләренең төп көчләре исә әле анда барып җитмәгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в