Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь , 11:26

Республикада токымлы сыер малы ишәя

Быел Башкортстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2,5 мең баш токымлы яшь сыер малы сатып алган.

Республикада токымлы сыер малы ишәя
Республикада токымлы сыер малы ишәя

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә үтүче "Русия сөте" 4 нче агросәнәгать форумында БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шулай дип белдерде. Соңгы 5 елда исә безнең аграрийлар 29 мең баш токымлы сыер малы сатып алган.
Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, төбәктә токымлы сыер малы сатып алуга дәүләт ярдәменең актуаль чаралары ярдәм итә. Республикада Русиядә генә түгел, чит илдән сатып алган мал өчен дә субсидия бүленгән. Ярдәм төбәккә голштин чиста токымлы малны күпләп сатып алуга булышкан. Республиканың үзендә дә токым малын ишәйтү буенча җитди эшләр бара. Бездә 79 токым малы оешмасы санала һәм шуларның иллесе сөт терлеге тармагы юнәлеше буенча эшли.
Билгеле булуынча, Башкортстанда яхшы токымлы мөгезле эре мал сатып алуга чыгымның 50 проценты субсидияләнә. Субсидия күләме бер башка 60 мең сумнан артмый.

Чыганак: Республика хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в