Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь , 19:42

ЛХРдагы безнең медиклар өчен - яңа УАЗ машинасы

"Буханкалар" бүген дә  начар юллар шартларында ышанычлы булып кала. 

Динара Айбашева.
Фото:Динара Айбашева.

Донбасска 15 ноябрьдә юлланасы гуманитар конвой составына УАЗ автомобиле дә кергән. Аны Башкортстанның студентлар хезмәт отрядлары ветераннары, Луганск халык республикасында хезмәт вахтасында эшләүче Башкортстан табиблары ихтыяҗларын күз уңында тотып, сатып алганнар. Гуманитар конвойга машинаны бүген, 11 ноябрьдә,  “Башсельхозтехника”  предприятиесе нигезендә тапшырганнар. Анда  ирекле батальоннар  сугышчыларын тәэмин итү өчен  гуманитар йөк  җыю үзәкләштерелгән логистика  ноктасы оештырылган.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның  мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча дәүләт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин  УАЗ автомобилен сатып алу идеясе 29 октябрьдә  Башкортстанның студентлар хезмәт отрядлары ветераннары слетында туды.

Слетта без студентлар төзелеш отрядлары ветераны, легендар хирург Вил Мамил улы Тимербулатовның  хәрби хәрәкәтләр зонасында эшләүче табиблар төркемен җитәкләвен белдек.  Без акча җыеп медикларыбызга юлсызлык шартларында яхшы  йөри торган УАЗ сатып алырга булдык. Мондый машиналар белән элек ашыгыч медицина ярдәме хезмәте тәэмин ителә иде. “Буханка”лар бүген дә ышанычлылыгын күрсәтә килә.  Донбасстагы табиблар нәкъ шундый техникага мохтаҗлык кичерә. Ике атна эчендә акча җыйдык та, машинаны рейска әзерләдек. Бүген вузлар төзелеш отрядлары вәкилләре машинаны  Луганск халык республикасының  Красный Лучтагы “Известия”  дәваханәсенә (безнең табиблар анда әле командировкада) җибәрер өчен тапшырдылар”, – дип сөйләде Раил Әсәдуллин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в