

Русия оборона министры Сергей Шойгу Русия гаскәрләрен Херсоннан Днепр аръягына чыгарырга керешергә кушты.
Сергей Шойгу бу хакта Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие Сергей Суровикин чыгышыннан соң әйтте.
Суровикин белдерүенчә, Херсон һәм аның янындагы торак пунктлар тиешенчә эшли һәм тәэмин ителә алмый. Хәрби хәрәкәтләр районыннан 115 меңнән артык кеше киткән.
Әлеге ситуациядә оборонаны Днепрның барьер чиге – елганың сул яры буйлап оештыру максатка ярашлырак булачак, дип белдерде Суровикин.
Гаскәрләр маневры якын арада гамәлгә ашырылачак. Шойгу өстәп белдергәнчә, Русия Федерациясе хәрби хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлеге һәрвакыт өстенлекле булып тора.
«Днепрның сул ярында оборона турындагы карар җиңел түгел, шул ук вакытта без үзебезең хәрбиләрне һәм гаскәрләр төркеменең сугышчан сәләтен саклап калачакбыз», – диде Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие.
Бу хакта тулырак сылтама аша белә аласыз.