

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың беренче вице-премьеры Азат Бадрановны махсус хәрби операциягә озатуда катнашты.
“Уфаның Совет мәйданында бүген егетләрне алгы сызыкка озаттык. Азат Бадранов та китте. Аларның бу адымын хуплыйм һәм шушында, Шәйморатов һәйкәле янында озатулар гына түгел, каршы алулар да булсын дип бик телим”, – дип язган Радий Хәбиров үзенең Телеграм-каналында.
Бүген Азат Бадранов махсус хәрби операция зонасына юлланды. Социаль челтәрләрдә ул бүген 16.00 сәгатьтән соң телефон номеры һәм аңа бәйләнгән мессенджерлар эшләүдән туктаячак дип белдерде.
Чыганак: bashinform.ru