Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь , 00:56

"Геройлар вакыты" - махсус хәрби операция турында яңа проект

Ул алгы сызыктагы якташларыбыз хакында.

9111.ru
Фото:9111.ru

Башкортстанда ”Геройлар  вакыты” дигән яңа проект башлап җибәрделәр. Бу алгы сызыктагы якташларыбыз турында зур булмаган видеоочерклар. Бу хакта “Башкирский батальон” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Беренче чыгарылыш герое – Илшат Вахитов.  Ул дошман ут ачкан чакта боеприпаслар тулы автомобильне хәвефсез урынга чыгарган һәм Русия подразделениеләрен үзвакытында кораллы иткән. Фидакарьлеге, Ватанны саклауда сугышчан хәрәкәтләрдә үзен бары тик яхшы яктан күрсәткәне өчен Батырлык Орден белән бүләкләнде.

Проектны Радий Хәбиров югары бәяләде. Республика көн саен үзенең геройлары – кайчагында оялчан һәм хәтта дәшмәс батырлары –  турында сөйләячәк, дип белдерде ул. Махсус хәрби операциядә әнә шундый батырлыклардан җиңү коела да инде.

БР Башлыгының хәрбиләр белән элемтә сораулары буенча  киңәшчесе Алик Камалетдинов бу проект республика һәм илебез халкы якташларыбызның ничек сугышканын күрсен өчен кирәк, ди.

Алар барысы да – геройлар. Сугышчан сводкалардагы шушы кыска гына юллар халыкка барып ирешсен һәм кешеләр үз геройларын белсен, якташларыбыз белән горурлансын иде. Егетләрнең бар да әйбәт, күптән түгел шәйморатовчыларның хәлен белдем, аңа кадәр доставаловчыларны барып күрдем. Егетләр көр, барысына да сәлам әйтәләр”, – дип белдерде Камалетдинов.

Проектның видеосын “ВКонтакте”дагы төркемдә карап була. Беренче чыгарылышны сылтама аша карый аласыз.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в