

Башкорт батальоннары сугышчылары тиз арада биш "Нива" автомобиле алачаклар. Аларны гыйбадәтханәләр һәм чиркәүләр мәхәлләләрендә җыелган акчалар исәбенә сатып алганнар. Акчалар җыю буенча акцияне Башкортстан митрополиясе белән берлектә иҗтимагый оешмаларның берсе оештырган. Активистлар бу машиналарда Уфа урамнары буйлап узган, соңыннан транспорт чараларын чиркәүдә изгеләндергәннәр. Тиздән "Нива"ларны махсус хәрби операция зонасына Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннарга озатачаклар. "Автосервисларда эшләүче егетләргә зур рәхмәт. Чөнки алар бу машиналарның кая озатылачакларын белгәч, күп эшләрне бушлай эшләделәр. Запас частьларны кайчак ярты хакка сатып алдылар, ягъни бу машиналар тулысынча халык акчасына алынган, ремонтланган, тергезелгән, өлешчә комплектланган. Фронтта бу машиналар ярдәме зур булыр, дип өметләнәм. Һәм, Аллаһ биреп, кире кайтырлар" , - диде "БСТ" телеканалына биргән интервьюда акцияне оештыручы Марк Сәгадәтов.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: видеодан скрин.