Көнүзәк
4 ноябрь 2022, 11:15

Белоруссиядә Украина беспилотнигын бәреп төшергәннәр

Ил-көннәребезгә тизрәк тынычлык килсен иде. 

gazeta.rugazeta.ru
Фото:gazeta.ru

Белоруссиядә чик буе сакчылары  бомбалар  ташлауны тренировкалаган Украина беспилотнигын бәреп төшергән. Бу хакта ТАСС Белоруссиянең Чик буе комитетына таянып хәбәр итә.

“Вакыйга 2 ноябрьдә Гомель районының Белоруссия-Украина чигенә 1 км кала урында теркәлгән. Квадрокоптерның Беларусь Республикасы чигендәге Украина хәрби подразделениеләре тарафыннан кулланылуы билгеле. Ачыкланган фото һәм видеоматериаллар дронның инфракызыл “күрү” системасы белән җиһазландырылуын дәлилләгән, ул шартлаткыч матдәләр ташлау тренировкалары, шулай ук разведка, чик буендагы саклану техник чаралары съемкалары өчен кулланылган”, – диелә ведомство хәбәрендә.

Дронның хәтер картасын анализлау беспилотникның Украина территориясеннән җибәрелүен  күрсәткән.

Инде Белоруссия дә тынычлыгын югалтты...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас