Көнүзәк
3 ноябрь 2022, 05:01

Үзебезнең батальон егетләренә чираттагы посылкаларны җыя башладылар

Посылкаларга нәрсә салырга ярый, нәрсә ярамый?

Башкортстанда Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ирекле батальоннар хәрбиләренә чираттагы посылкаларны җыя башладылар.

Республика халкы посылкаларны Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына 11 ноябрьгә кадәр китерә ала. Штаб көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Посылкаларны бергә җыеп җибәрәчәкләр.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлегендә шәхси әйберләр салынган исемле посылкаларны әзерләү шартларын аңлаттылар.

Посылкаларны ничек әзерләргә?

– Посылка катыргы тартмада булырга тиеш (үлчәмнәре 30 см.га 30 см. булса яхшы).

– Аңа алкоголь, наркотиклар, акча, тиз бозыла торган азык-төлек, очлы предметлар, гаджетлар, корал, боеприпаслар һәм башка шундый ише әйберләр салу тыела.

– Посылканы стрейч-пленка белән ныклы урарга кирәк, әмма ябыштырырга ярамый. Аны волонтерлар штабында ябыштырачаклар.

– Тартма өстенә целлофан файлга салынган кәгазьне ябыштырырга кирәк. Кәгазьдә кайсы батальонга икәнлеге, посылка тәгаенләнгән кешенең тулы исем-шәрифләре язылган булырга тиеш. Әгәр билгеле булса, рота һәм взводны күрсәтергә мөмкин (“позывной”ны язарга кирәкми).

Район-шәһәрләрдә посылка җыю пунктларының адрес һәм телефоннары белән партиянең төбәк бүлеге сайтында танышырга мөмкин: https://bashkortostan.er.ru/pages/volonterskie-shtaby-im-m-m-shajmuratova-mestnyh-otdelenij-partii

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас