

Башкортстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадрановка РФ Оборона министрлыгы приказы белән лейтенант званиесе бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, Азат Бадранов быел сентябрьдә Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны составында махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылган иде. “Башинформ” агентлыгына үзе хәбәр итүенчә, ул әле хәрби ведомствода һәм якын арада рота командиры урынбасары вазифасында махсус хәрби операция зонасындагы частена юлланырга тиеш.
Азат Бадранов хәрби әзерлек үтте. Аны һәм башка ирекмәннәрне тактикага, ут әзерлегенә, кыр медицинасына өйрәткәннәр.
“Әзерлек вакытында махсус хәрби операциягә бару карарына булган мөнәсәбәтем үзгәрде дия алмыйм, ул ныгыды гына. Күптән үземне шундый бәхетле итеп тойганым булмады. Дөнья шулкадәр контрастлыга әйләнде, якын кешеләр белән аралашуда ихласлык артты. Кабул иткән карарымда мин тагы да ныграк ныгындым”, – дип сөйләгән Азат Бадранов “Башинформ” агентлыгына.
Чыганак: bashinform.ru