Көнүзәк
2 ноябрь 2022, 06:11

Студентларны беспилотниклар җыюга җәлеп иткәннәр

Кайсыбер төбәкләрдә студентлар мобилизацияләнүчеләр урынына заводларга эшкә кергән.

runews24.rurunews24.ru
Фото:runews24.ru

Приморье краенда вуз студентларын Украинадагы махсус хәрби операция өчен пилотсыз очучы аппаратлар җыюга җәлеп иткәннәр. Бу хакта Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хәбәр итте. 2022 ел ахырына  студентлар 100гә якын дрон җыярга ниятли, диде төбәк башлыгы.

“Без двигательләр, корпуслар, электроника ясый алабыз. Безнең беспилотниклар төрле ераклыкка очучы һәм төрле авырлыктагы йөк күтәрә торган булачак. Безнең сугышчыларга бу әйбәт ярдәм булачак”, – диде Кожемяко.

Махсус хәрби операция өчен беспилотникларны 55 процентка Приморьеда җитештерелгән  частьлардан җыячаклар.

Әйткәндәй,  Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге директоры Алексей Подберёзкин Русиядә массакүләм дроннар җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас