

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов Русия призывникларын сугыш зонасы белән күрше төбәкләргә – мәсәлән, Белгород яисә Курск өлкәсенә, Севастопольгә – Кара диңгез флотына хәрби хезмәткә җибәрергә мөмкиннәр дип белдерде.
Депутат срочникларның Украина белән күрше төбәкләргә җибәрү ихтималын белдергәндә аларның хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаячакларын өстәде. “Алар Русия составына кабул ителгән яңа територияләргә җибәрелмәячәк”, – диде генерал-лейтенант.
Картаполов срочникларны Русиянең Украинада махсус хәрби операция үткәргән территорияләренә җибәрергә ярамый, чөнки Оборона министры президент Владимир Путин кушуы тиешле карар кабул итте. Әмма хәрби хезмәт срогын тутырган русиялеләр, “теләкләре булса”, контракт буенча кала алалар.
“Алар, контракт буенча сайлап алу пунктына килеп, тиешле гариза язарга тиеш. Теләкләре булмаса, моны аларга беркем дә тәкъдим итми, чөнки алар үз хезмәт срогын тутырган”, – дип тәмамлады сүзен Картаполов.
Чыганак: lenta.ru