

122 телефонының кайнар линиясендә һәм “Объясняем.рф” ресурсларында русиялеләр көзге чакырылыш турында мәгълүмат алала. Бу хакта журналистларга Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
“Без 122 телефонының кайнар линиясе операторлары эшен көзге чакырылышка көйләдек. Алдан ук гражданнарның гадәти һәм еш очрый торган сорауларына җаваплар әзерләнгән иде. Әлеге вакытта 20дән артык җавап кол-үзәк операторларына тапшырылган, бу эш дәвам итәчәк”, – дип сөйләде ул өлешчә мобилизация сораулары буенча үткән киңәшмәдә.
Вице-премьер сүзләренчә, соңгы атнада мобилизация сорауларына кагылышлы шалтыратулар саны 10 процентка кимегән. Кол-үзәкләр уртача алганда көненә 18 мең мөрәҗәгать эшкәртә, диде ул.
Чернышенко белдерүенчә, Владимир Путин өлешчә мобилизация тәмамлану турында хәбәр иткәч, мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтеләсе ярдәм хакындагы мәгълүмат таратуны оештырырга кирәк.
Чыганак: lenta.ru