

1 ноябрьдә сәгать 11дә Башкортстан Республикасының хәрби комиссары М.А. Блажевич брифинг үткәрә.
Брифингның төп темалары:
- 1 ноябрьдә Русия Кораллы Көчләре сафына көзге чакыру башлана. Бу ел саен үткәрелә торган вакыйга, аның махсус хәрби операция белән бернинди бәйләнеше юк;
- Быел Президент хәрби хезмәткә алынучы егетләрне чакыруда кыенлыклар булдырмас өчен, көзге чакыру башлануны бер айга кичектерергә булды.
Моны Сергей Шойгу да раслады: "Бүгенге көнгә кадәр хәрби теркәлү һәм чакыру пунктларының эш йөге шактый зур булды. Без төрле катлаулыклар булуын теләмибез. Шуның өчен көзге чакырылыш 1 айга күчерелде һәм ул 1 ноябрьдә башлана”, - диде Оборона министры.
- Кайберәүләр хәрби хезмәткә чакырылучыларны махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр һәм аларны чын сугышта катнаштырачаклар дип уйлый - бу алай түгел. Мин хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның ата-аналарын ышандырасым килә, хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашмаячаклар һәм хезмәт срогын тутыручылар яшәгән урыннарына вакытында җибәреләчәк. Русиядә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт итү вакытын озайту мәсьәләсе каралмый, ул әлегечә бер ел калачак. Махсус операция үткәрү гадәти хәрби хезмәткә чакыру критерийларына тәэсир итми. Сәламәтлеккә кагылышлы барлык кагыйдәләр элеккечә калачак”, - диде Генераль штабның хәрби хезмәткә чакыру идарәсе җитәкчесе, контр – адмирал Владимир Цимлянский.
Брифинг ГТРК ның медиа үзәгендә оештырыла.