Көнүзәк
1 ноябрь 2022, 14:20

1 ноябрьдә көзге чакырылыш башланды

Быелгы көзге чакыру кампаниясе элеккеләреннән бераз аерылып тора.

1 ноябрьдә көзге чакырылыш башланды1 ноябрьдә көзге чакырылыш башланды
1 ноябрьдә көзге чакырылыш башланды

Игълан ителгән өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә, армиягә чакыру бер айга, 1 ноябрьгә кадәр кичектерелде. Ләкин шул ук вакытта ул гадәти вакыт эчендә бетәчәк. Ягъни, өч ай урынына армия сафларына чакыру ике ай эчендә тәмамланачак.

Бу көзге кампания барышында Башкортстаннан 4 мең кеше армиягә чакырылачак. Русия Кораллы Көчләренең барлык төр гаскәрләренә, шулай ук ​​бүтән федераль башкарма хакимият органнарының хәрби бүлекләренә дә алыначак егетләребез, диде республиканың Хәрби комиссары Михаил Блажевич журналистлар белән очрашуда.

“Шуны әйтәсе килә, хәрби хезмәткә чакыру махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле түгел. Элеккеге кебек, чакырылыш закон белән билгеләнгән вакыт эчендә, планлаштырылган рәвештә башкарылачак. Барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар, белгечлегенә карамастан, Русия Федерациясе территориясендә хезмәт итү өчен частьләргә җибәреләчәк. Хезмәт срогы беткән хәрбиләр хәрби хезмәттән азат ителәчәк һәм вакытында яшәгән урыннарына җибәреләчәк ", - дип ышандырды Михаил Блажевич.

Хәрби комиссар хәрби хезмәткә чакырылучыларның ата-аналары тыныч була алуларына басым ясады: улларының махсус хәрби операциядә катнашмавына гарантия бирә.

"Безне ышандырдылар һәм мин моңа ышанам, гадәти хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашмаячак. Моның өчен өлешчә мобилизация үткәрелде. Ул тәҗрибәсе булган кешеләрне операция зонасына җибәрү өчен үткәрелде", - диде Михаил Блажевич.

Чакырылучыларны армиягә озату 10 ноябрьдә башланачак. Бүген алар медицина тикшерүе уза башладылар. Егетләр үтәргә тиеш белгечләр исемлеге элеккечә калды. Сәламәтлек таләпләре дә шулай ук.

“Без бернинди критерийларны да үзгәртмәдек. Оборона министрының барлык боерыклары, медицина тикшерүләрен узуны җайга салучы хөкүмәт указлары бөтенләй үзгәрмәде”, - диде хәрби комиссар.

Очрашуда армиягә чакырылучыларның сәламәтлеге торышы турында да сораулар булды. Гипертония белән авыру очракларының ешрак булуы ассызыкланды (мондый диагноз белән алар армиягә алынмыйлар). Михаил Блажевич билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, соңгы елларда сәламәтлеге чикләнгән яшьләр саны арту тенденциясе бар.

“Мин хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәт булуларын телим. Сәламәтлек аркасында Милли Гвардия һәм десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә яраклы егетләрне табу кыенлашты, чөнки бик җитди таләпләр бар ", - диде ул.

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләгә повестка үзләренең кулына тапшырылырга тиеш. Хәрби теркәлү һәм хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәләре хезмәткәрләре документлар тутырганда мәгълүматны ачыклау өчен чакырып алу мөмкинлеге калдырылды.

Армиягә чакырылучыларның ​​фәнни роталарга эләгү мөмкинлеге бар. Алар Анападагы хәрби инновацион технополисында урнашкан. Анда эләгер өчен фәнни казанышларга һәм басмаларга ия булырга, олимпиадада һәм ярышларда җиңәргә кирәк. IT белгечләрен дә анда теләп алалар. 2022 елның яз көне чакырылышында Башкортстаннан сигез кеше фәнни роталарга җибәрелде. Көзге кампаниядә безнең республикадан 10 кеше анда хезмәт итәр дип көтелә.

Закон буенча егетләр альтернатив хезмәт үти ала. Бу категория буенча безнең якташларның 30-40 ы ел саен Ватанга үз бурычларын кайтаралар. Язгы чакырылышта ике егет спорт ротасына хезмәткә алынды.

“Бездә барлыгы биш спорт ротасы бар. Анда бик аз яшьләр хезмәт итә. Чөнки бик җитди казанышлар булырга, Олимпия спорты белән шөгыльләнергә кирәк”, - дип аңлатты Башкортстанның хәрби комиссары.

Егетләрне махсус хәрби операция барган төбәкләргә җибәрелмәвен Сергей Шойгу һәм Генераль штаб та раслады.

= Кайберәүләр хәрби хезмәткә чакырылучыларны махсус хәрби операция зонасына алачаклар һәм аларны чын сугышта катнаштырачаклар дип уйлый – бу уйдырма. Мин хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның ата – аналарын тынычландырасым килә. Гадәти хәрби хезмәткә алынучылар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашмаячаклар һәм хезмәт срогын тутыручылар яшәгән урыннарына вакытында җибәреләчәк. Русиядә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт итү вакытын озайту мәсьәләсе каралмый, ул әлегечә 1 ел калачак. Махсус операция үткәрү гадәти хәрби хезмәткә чакыру критерийларына тәэсир итми. Сәламәтлеккә кагылышлы барлык кагыйдәләр элеккечә калачак, - диде Генераль штабның хәрби хезмәткә чакыру идарәсе начальнигы, контр – адмирал Владимир Цимлянский.  

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас