Көнүзәк
31 октябрь 2022, 06:38

Быелгы чакырылышның үзенчәлекләре

Иртәгә көзге призыв башлана. 

РФ  Коралланган көчләрендә көзге чакырылыш нечкәлекләре турында сөйләделәр. Белүегезчә, ул гадәттәгедән бер айга  соңрак, 1 ноябрьдә, башланачак.

Генераль штабның Баш организацион-мобилизация идарәсе начальнигы,  генерал-полковник Евгений Бурдинский сүзләренчә, көзге чакырылышка бар да әзер. Тиешле милек һәм корылма запаслары булдырылган. Ул шулай ук срочникларның Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашмаячакларын белдерде.

“Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар  Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендәге хәрби частьларга озатылмаячак, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк”, – дип белдерде ул “Красная Звезда” басмасына интервьюда.  

Бурдинский сүзләренчә, гадәттә көзге чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдә башлана, әмма быел өлешчә мобилизация сәбәпле аны 1 ноябрьгә күчерделәр. Барлыгы бу көздә 120 мең кешене чакырырга ниятләнә, былтыр бу  сан 7,5 мең кешегә азрак булган.

“Призыв буенча чакырылып, хезмәт срогын тутыручыларның увольнениесе октябрьдә башланды. 31 октябрь мәгълүматларына ярашлы, Коралланган көчләрдән 19,5 мең кеше яшәү урыннарына озатылды”, – диде Бурдинский.

Моңа кадәр оборона министры Сергей Шойгу әлеге вакытта хезмәт итүче  солдатлар демобилизациядән  соң өйләренә кайтып китәчәк, дип сөйләде.

Октябрь башыннан Оборона министрлыгы призывниклар өчен “кайнар линия” ачты. Барлык сорауларга җавапларны +7 495 498-96-96, +7 495 498-96-97, +7(495) 498-96-98 телефоннары аша белеп була. Кайнар линиягә Мәскәү сәгате буенча 10нан алып 12гә кадәр шалтыратырга була.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас