Көнүзәк
30 октябрь 2022, 05:57

Түләр вакыт җитте

Бу тормышта барысы өчен дә түләргә кирәк...

www.audit-it.ruwww.audit-it.ru
www.audit-it.ru

Фатиры, йорты, җир участогы һәм автомобильләре булганнар гадәттә көз аенда “бәхет хатлары” ала башлый. Аңлагансыздыр, сүз милек өчен салым түләү кирәклеге турындагы белдерү кәгазе һәм квитанцияләр турында бара. 

Нәрсәләрне белергә кирәк?

2021 елда нинди дә булса милке булган кешеләр 2022 елның 1 декабренә кадәр салым түләргә тиеш. Салым кодексына ярашлы, фатир, бүлмәләр, торак йортлар, шул исәптән төзелеп бетмәгән яисә яшәү өчен тәгаенләнмәгән биналар, гаражлар, машина урыннары, җир участогы, автомобиль һәм махсус техника милек дип исәпләнә. Ә ювелир бизәнгечләр, көнкүреш техникасы, хәтта милионнарча сум торса да, аерым исәпкә алынмый, шуңа алар өчен салым түләргә кирәкми.

Балаларга түләргәме?

Салым күләме яшькә бәйле түгел. Әгәр торакның бер өлеше яисә бар фатир яки йорт балага карый икән, аңа да түләү кәгазе килчәк. Әлбәттә, бу очракта салымны ата-анасы яки опекуннары түләргә тиеш.

Салым күләме ничек исәпләнә?

Һәр салымның үз формуласы бар, ди белгечләр. Җир, йорт һәм фатирларга салымны исәпләгәндә кадастр хакын белергә кирәк. Аннары, район һәм шәһәрдә ставка һәм ташлама күләмнәре аерылырга мөмкин. Чөнки милеккә салым шәһәр һәм район бюджетларына бара, шуңа һәр муниципалитетның – үз ставкалары һәм ташламалары.

Җир салымы һәм физик шәхесләр милкенә салымны махсу онлайн-калькуляторда исәпләргә була. Аның өчен кадастр номерын белү кирәк.

Транспорт салымын исәпләү иң гадие: ПТСта күрсәтелгән двигатель куәтен тарифка тапкырлыйбыз һәм шул сумманы түлибез. Транспорт салымы тулысынча Башкортстан бюджетына бара, шуңа төбәк буенча ставка бер үк төрле.

Транспорт салымын түләүдән кемнәр азат ителә?

– Советлар Союзы һәм Русия геройлары;

– Социалистик хезмәт герое;

– Дан һәм Хезмәт даны орденының тулы кавалерлары;

– инвалидлар;

– Бөек Ватан сугышы һәм башка дәүләт территорияләрендәге хәрби хәрәкәт ветераннары, хәрби хезмәт ветераннары;

– хезмәт ветераннары;

– “чернобыльчеләр”;

– күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр (150 ат көче куәтенә кадәрге машиналар; әгәр куәте 150-200 ат көче булса, ташлама 50 процент билгеләнә);

– электрокар хуҗалары.

Газда эшләүче машиналар хуҗаларына 50 процент ташлама карала.

***

Әйткәндәй, быел Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе транспорт, җир һәм торакка салым түләү турында 2 миллионнан күбрәк гражданга белдерү җибәргән. Милек салымының гомум суммасы 6,5 миллиард сумга җитә яза. Бу 2020 ел өчен түләнгән салым суммасы белән чагыштырганда 11,4 процентка яки 664 миллион сумга күбрәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас