

Башкортстанда яңа батальон формалашуы турында 30 сентябрьдә билгеле булды. Ул вакытта хәрби хәрәкәтләр ветераннары видеомөрәҗәгать яздырган иде. “Без әйтәбез: “Тасма артында илебезне яшь егетләр саклаганда безгә өйдә яту килешми. Безнең тәҗрибәбез яшь сугышчыларга, улларыбызга һәм туганнарыбызга бик кирәк! Без аларга җиңәргә ярдәм итәчәкбез!””, – дигән батальон булдыру башлангычы белән чыккан отставкадагы полковник Артур Юмагуҗин. Подразделениене Салават Юлаев хөрмәтенә атарга булганнар.
Салават Юлаев исемендәге батальонга кайнар нокталарны үткән сугышчыларны һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны язылырга чакырганнар. Видеомөрәҗәгатьтән соң ике көн эчендә Башкортстаннан 300дән артык кеше теләк белдергән, башка төбәкләрдән дә булганнар, нәтиҗәдә 700дән артык заявка килгән.
Башлангычны бизнес вәкилләре дә хуплап чыкты. Эшкуарлар тиешле матди һәм финанс ярдәм күрсәтәбез дип ышандырып штабка мөрәҗәгать итте. Бу эшне җайга салыр өчен аерым хәйрия фонды булдырыла.
–Фонд иҗтимагый оешмалар һәм ветераннар советы контроле астында эшләячәк. Һәр тиен фронтка барып җитәчәк дип вәгъдә итәм, – дип белдерә Артур Йомагуҗин.
Батальон вәкиллекләре Стәрлетамакта, Ишеммбайда, Сибайда, Сәрмәндә, Иске Собхангулда һәм Малоязда ачылган.
Бу атнада Радий Хәбиров республика батальон төзүне хуплый һәм ирекле батальонга һәрьяклап ярдәм итәчәк, дип белдерде.
–Башкортстанның өчене ирекле батальонына бар яклап ярдәм итү бурычын үз өстебезгә алабыз. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә. Техника, обмундирование, нәрсә кирәк – бары белән дә тәэмин итәчәкбез, батальон формалашкнада гына түгел, арытаба да. Аларга Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарда катнашучыларга тиешле барлык түләүләр дә каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның гаилә әгъзаларына кабул ителгән барлык төр ярдәм аларның гаиләләренә дә каралган”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Тиздән подразделение хәрби әзерлек полигонына юнәләчәк. Аннары Росгвардия гаскәрләре составында махсус хәрби операция зонасына юл алачак.
Чыганак: bashinform.ru