Көнүзәк
27 октябрь 2022, 15:09

Яңа батальоннар Росгвардия өлеше булачак

Республикада өченче башкорт батальоны фармалаштырыла.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа башкорт батальоннары Росгвардия составына керәчәк, чөнки алар башлыча СОБР һәм ОМОН ветераннарыннан формалаштырылган, дип белдерде.

Башкортстан халкы махсусхәрби операциядә үз теләкләре белән катнаша. Бу башкорт халкының холкы да, аның менталитеты да.  Борын-борыннан башкорт хәрбиләре Ватаныбыз өчен төрле сугышларда катнашкан. Бу ген буенча да күчә. Һәм мин һәрчак Башкортстан халкының Русиядәге вакыйгаларга карата битараф булмавын, кирәк чакта, аеруча шундый җиңел булмаган вакытларда аларның һәрчак ил белән бергә булуын әйтә килдем.

Республикада ике батальон формалаштырылды. Ирекле батальоннар формированиесе – бик нечкә тема, чөнки монда һәркем үзе карар кабул итә. Минем һәм идарәче командамның максаты – әгәр кешеләр карар кылды икән, аларның өсләре бөтен, тамаклары тук, алар укыган булырга тиеш, гаиләләре безнең хәстәрлекне тоярга тиеш. Менә төп максат шул. Иң мөһиме – егетләр яу кырына киткәндә, без алар белән элемтәне югалтмаска тиеш. Без алар белән горурланабыз, сугышчылар үзләре дә республика алдында җаваплылык тоябыз, диләр.

Берникадәр вакыт элек миңа отставкадагы элекке полковник,  хәрби операциядә катнашучы Артур Галимҗан улы Йомагуҗин мөрәҗәгать итте. Мин аңа шундаук әйттем – бу сезнең инициативагыз, аның артында кешеләр торуын тойсам, мин, әлбәттә, хуплаячакмын. Мин аларның  профессиональ квалаификациясенә  ышанам. Без Росгвардия җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз,  бу элекке СОБР, ОМОН хезмәткәрләре. Шуңа өченче батальон аерым хәрби берәмлек буларак Росгвардия гаскәрләре составында булачак. Без аларны тулысынча экипировка һәм хәтта техника белән тәэмин итүне үз өстебезгә алдык. Эшне башладык, күпмедер вакыт дәвамында соңгы комплектование булачак, хәрби әзерлек бер айдан да ким булмаячак.

Егетләр дәртләнеп тора. Үзләренә үзләре штат расписаниесен төзегән. Аларның әзер булулары күренә. Әлбәттә, ярдәм итеп торачакбыз. Аларның гаиләләре барлык ярдәм чараларыннан да куллана алачак”, – диде Радий Хәбиров.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас