

- "Уфа" футбол клубы әлеге вакытта Русиянең беренче лигасында уйный. Тик бик начар уйный, хәтта карыйсы да килми. Республика үз йөкләмәләрен үти - бюджетта 200 миллион бар, тагын 200 миллион бюджеттан тыш акча бирелә. Беренче лигада уйнау өчен бу акчалар җитәрлек. Клуб 10 ел эшләп килә, бу вакыт эчендә республика аңа 7 миллиард сум акча бүлеп бирде.
Клуб шәхси кулларда иде. Хәзер республика да идарәгә керә. Клуб яшәрме-юкмы, моны мин хәл итмим. Сүз уенчыларга һәм клуб җитәкчелегенә, - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров фотбол клубының генераль директоры Шамил Газизовның эшенә югары бәя бирде һәм ул алдагы көндә дөрес карарлар кабул итәр, дип белдерде.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ