Көнүзәк
27 октябрь 2022, 06:55

Салымнарны санар вакытлар

Байларга салым да “ат хакы”...    

Салымнарны санар вакытларСалымнарны санар вакытлар
Салымнарны санар вакытлар

Байларга салым да “ат хакы”...

 

Еллык салым түләр вакыт якынлашкач, кызыклы саннар пәйда булды. Эш шунда ки, кайберәүләрнең еллык салымы бәгъзе берәүләрнең мөлкәте бәясен тәшкил итә, бәлки, аннан артыграк та. Бу могҗиза транспорт өчен салымнарда аеруча ачык күренде.

 Мәгълүм булуынча, 2021 елда Башкортстанда иң “текә” машиналар исемлеген Lamborgini Huragan әйди. Аның хуҗасы бюджетка 287 мең (!) сум салым түлиячәк.

Икенче баскычта Mercedes-Benz AMG S 65 тора. Аның хуҗасы бюджетны 284 мең сумга баетачак.

 Иң-иңнәр исемлеген, салым суммасы буенча өченче баскычка күтәрелгән Mercedes-Benz AMG G 63 йомгаклап тора. Бу машина хуҗасы быел “нибары” 263 мең сум салым түләргә тиеш.

Төбәктә 2021 елда хакы 3 млн.сумнан артык барлыгы 4 298 “текә” машина теркәлгән.  Бу “тәтәй” машиналарны тартучы “Ат”лары күбрәк шул. Димәк, “Ат хакы” дигән төшенчә бүген дә актуаль!

Фото:

vedtver.ru

 

Салымнарны санар вакытлар
Салымнарны санар вакытлар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас