

Тәтешле районының Түбән Балтач авылыннан күп балалы ана балалар мәйданчыгы сафка басу уңаеннан шатлыгы белән уртаклашты. Узган елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә вакытында Светлана Шакирова балалар уен мәйданчыгы төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән булган. Төбәк башлыгы бу мәсьәләне 2022 елда чишәргә ышандырган.
“Республика җитәкчесе ышандыргач бездә өмет очкыны кабынды. Хәзер, бер елдан соң, без бу искиткеч мәйданчыклы булдык. Без, иң беренче чиратта, безнең мөрәҗәгатебезгә бик тиз җавап биргән Радий Хәбировка һәм бу мәйданчык төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”, -диде Светлана Шакирова.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ