Көнүзәк
27 октябрь 2022, 17:53

Межгорьеда стадион һәм бассейн булачак

"Туры элемтә" вакытында Радий Хәбировка Межгорье шәһәреннән сорау булды.

Межгорьеда стадион һәм бассейн булачакМежгорьеда стадион һәм бассейн булачак
Межгорьеда стадион һәм бассейн булачак

Шәһәр кешесе спорт инфраструктурасын үстерү, стадион, бассейн ачылу вакыты белән кызыксынды.
- Без Межгорьеда спорт обьектларын төзүгә акча таптык. Белүегезчә конкурс процедураларын үткәрүгә вакыт таләп ителә һәм шуның белән вакыт сузыла. 2024 елга баассейнны ачачакбыз. Ул бик матур урында урнашкан. Стадион да шуннан соңламыйча ачылырга тиеш. Мин үзем дә барысын да тиз эшләргә телим. Ләкин еллар буенча җыелган мәсьәләләрне тиз генә хәл итеп булмый. Күмертауда, Нефтекамада, Бәләбәйдә стадионнар ачтык. Башка шәһәрләрдә дә алар төзелеп килә. Межгорьеда да төзеләчәк, - диде Радий Хәбиров.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас