Көнүзәк
27 октябрь 2022, 05:36

Әгәр уку йортында атсалар...

Берүк бу белем беркайчан да кирәкмәсен һәм файдасыз белем киштәләрендә картайганчы “тузанланып” ятсын. Әмма ул анда булсын! Заманы шундый.

Әгәр уку йортында атсалар...Әгәр уку йортында атсалар...
Әгәр уку йортында атсалар...

 

Әле кайчан гына “тынкыш танаулы” тәрҗемәче сүзләрен аңларга тырыша-тырыша, ушыбыз китеп Америка боевикларын карый идек бит!? Урамнарда, сәүдә үзәкләрендә, мәктәпләрдәге атышларны кино төшерүчеләрнең бай фантазиясе итеп кабул итә идек. Әйтерсең ниндидер зәһәр көч шул “фантазияне” телевизордан чыгарып, чынбарлыкка җибәрде... Бүген безнең мәктәпләрдә аталар. Бүген без баланың юл аша чыгып, мәктәпкә барып җитүен генә түгел, анда тыныч укып, исән-имин кайтуын теләргә мәҗбүр. Нәкъ шушы курку һәм борчылу бүген кулга каләм алырга сәбәп булды да инде.

Әмма бу язмада уку йортларында сак көчәйтү мәсьәләсе тикшерелми. Аерым зур тема ул. Шул ук АКШта уку йортларында атышларны киметү өчен миллиардлар түгәләр, тик корбаннар санын киметүгә ирешә алмыйлар. Киресенчә, статистика сакланмаганнарына караганда кораллы сакчылар булган объектларда корбаннар саны өч тапкырга күбрәк булуын күрсәтә. Ә антитеррористик өйрәнүләр укучылар арасында стресс һәм депрессия генә арттырып, алар арасыннан җинаятьчеләр үсеп чыгуга китергән.

Русиядә булган фаҗигале хәлләргә күз салыйк. Ижауда һөҗүм итүче сакчыны атып үтергән, Пермь университетында - каты яралаган. Казан гимназиясендә вахтер - хәвеф төймәсен басып, ә директор хөҗүм хакында хәбәр итеп өлгергән. Керчьтә җинаятьче запас ишектән кергән... Хәер, бөтен ишекләр йозакта булса да, аларның биген ватар өчен - бер ату, сакчыны үтерер өчен бер пуля җитә. Димәк, кызганычка каршы, һөҗүмнән бер генә сакчы да, сигнализация дә, йозак та коткара алмый. Мондый очракта бердәнбер коткару чарасы – белем. “Кораллы кеше хөҗүм итә калса, конкрет шушы бинада (уку йортында) син нишли аласың?”  дигән сорауга анык җавапны белү.

Игътибарлы бул

Син укучы яки студент булгач, бинаны яхшы өйрәндеңме? Беренче чиратта, янгын очрагында эвакуация схемаларын кара. Үзең була торган кабинетлардан йөгереп качу маршрутын күзалла. Якындагы ишек кайда? Ул кайсы якка ачыла? Тәрәзәләр ачыламы? Ул тәрәзәләр астында ниләр бар? Янгын баскычлары бармы?

Гадәттә укучылар йөрми торган җиргә игътибар ит: ашханә янындагы пешекче бүлмәсе, подвал, чорма. Җыештыручы бүлмәсе кайда? Актлар заалының сәхнә арты ничек урнашкан?

Кирәге чыгар әйберләрне искә ал. Огнетушитель кайда тора? Ул җиңел алынамы? Кабинетларда парталар, өстәлләр күчәме, кадакланмаганмы? Шкафлар авырмы? Этелә торганмы?

Күзәтүчән бул

Янәшәдә укучыларны күзәт. Кызганычка каршы, уку йортларына утлы корал белән бәреп керүчеләр нигездә аның белән бәйле: аны тәмамлаучы яки анда укучылар булып чыга. Корал, шартлаткычлар белән кызыксынучы, атыш, үтереш турында шаяртучы, “барысын да юк итәм” дип янаучы юкмы? Даими конфликтлар, мыскыл итүләр, кемгәдер янаулар – болар куркыныч янавы хакында кисәтүче беренче чыңнар булырга мөмкин.

Алар хакында укытучыларга, әти-әниеңә, хәтта аноним рәвештә полициягә хәбәр итәргә кыенсынма. Бу әләкләшү түгел, бу - саклык чарасы.

Мәктәпкә керүчеләрне күзәт. Зур сумка яки рюкзак, гитара кофры, тартма – кем кулында булуына карамастан, болар сагаерга сәбәп. Шулай  ук мәктәп бинасында яки ихатасында таныш түгел кешенең йөрүе дә игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Хәтта табиб, полиция хезмәткәре формасында булса да... Кайбер террорчылар униформаны махсус сайлый.

Урамда узып баручы кеше кулында коралга ошаган әйбер күрәсең икән, шулай ук полициягә хәбәр итәргә кирәк. Алар тикшерсен. Ул кеше кулында иске саксофон, хәтта сынык саплы себерке булсын, әмма корал түгеллегенә инану яхшырак. Онытма: Казанда корал күтәреп мәктәпкә таба китеп барган җинаятьчене берничә кеше күргән. Әмма берсе дә полициягә хәбәр итмәгән! Ә бу битарафлыкның хакы – балалар гомере.

Йөгер

Коралсыз кешеләрнең кораллы кеше хөҗүменә дучар булганда куллана торган классик тактикасы бар. “Йөгер. Кач. Көрәш.” дип атала ул. Хәзер шуларга тукталып үтик.

Ату тавышы булсынмы, кемнеңдер атака турында хәбәре булсынмы – йөгер! Килешәсеңдер, үтерүче корбаны булуга караганда, усал шаярту корбаны булу күпкә яхшырак. Тик паникага бирелеп, кая йөгергәнеңне дә аңламый түгел, ә чыгу юлына таба йөгер. “Капкан”га эләгергә мөмкин булган якка – подвалга, югары катларга чапма.  (Игътибарлы булу, йөгерү маршрутын алдан билгеләп кую турында язылды).

Кабинетта калган әйберләреңне оныт. Никадәр кыйммәтле булса да, алар арасында синең гомереңнән дә кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк. Рюкзагыңны томыр, озын пәлтәңне салып ташла. Урамда ачы кыш булса да, туңып үлү куркынычы янамый, ярдәмгә килерләр. Ә артык йөксез син кызурак йөгерәчәксең. Чагу төстәге киемнәрне дә салу хәерлерәк. Атучы интуитив рәвештә чагу тапларга ата.

Артыңа карап тормый, боргаланып йөгер. Белгечләр “өч адым алга, бер адым сулга, дүрт адым уңга” ысулы белән йөгерергә киңәш итә. Әлбәттә, мондый очракта адымнарны саный-саный йөгерү мөмкин хәл түгелдер. Шулай да көндәлек тормышта бу ысул белән йөгереп карау артык булмас.

 Урамга чыгу белән туктап калма, якындагы бина, машина, олы агач артына ышыклан. Полиция хезмәткәрләрен күреп, алар янына йөгерү зур хата! Алар бу очракта атышта катнашуылар һәм бинадан атучының потенциаль мишене булып тора. Алар янында хәвефсез түгел.

Йөгергәндә телефон турында оныт. Шалтыратуларга җавап бирергә дә, шалтыратырга да вакытың юк. Куркыныч янамаган урында булуыңны аңлау белән якыннарыңа хәбәр ит. Юкса, сине эзләп, бина эченә кереп китүләре бар.

Кач

Тавышка, ату тавышына колак сал – әгәр ул якын икән, йөгерүгә караганда, качу отышлырак.Ишекләрне ачкычка бикләсәгез дә, швабра, утыргыч аягы, каеш белән ныгытып кую, шкаф, парта һ.б. башка әйбер белән терәтү артык булмас.

Бүлмә эчендә өелешеп торырга кирәкми, сибелеп тору яхшырак. Ишек һәм тәрәзә каршында торма. Почмакка, парта астына сыен, идәнгә ят. Утны сүндерергә, штораларны ябарга, телефоннарның тавышын кысарга кирәк. Бу бүлмә буш һәм бикле икәненә җинаятьче ышанырлык булсын. Тышкы якта укытучыгыз яки полиция хезмәткәрләре икәненә инанмый торып, ишекне беркемгә дә ачмагыз.

Әгәр атучы көтмәгәндә килеп кергән һәм ут ачкан икән – ят! Парта, утыргыч, хәтта китап тутырылган портфель артына ышыкланырга тырыш. Кулларың белән башыңны сакла. Әлбәттә, аларның пуляны туктатуы икеле, әмма шанслар бөтенләй юк түгел бит. Тәҗрибәле махсус хезмәткәрләр качар урын булмаса үлгәнгә салышырга киңәш итә. Акырма, йөгермә – ят һәм “үл”. Гадәттә җәмәгать урыннарында атыш оештырган үтерүчеләр корбаннарын “үтереп бетерәм” дип махсус атып йөрми.

Әгәр үтерүче белән капма-каршы калгансың икән, күзләренә карама! Хәтта танышың, дустың булса да, аның белән сөйләшмә, үгетләмә. Онытма: корал белән бина тупсасын атлап кергәндә ул инде син белгән кеше булудан туктады. Хөҗүм итүче психик һәм эмоциональ яктан стабиль түгел. Аның белән бары тик махсус белгечләр генә аралаш ала: психиатрлар, психологлар, махсус әзерлек үткән кешеләр. Шуңа күрә хәтта дус дип санаган кеше дә агрессорга якын барырга тиеш түгел. Исеңдә тот бу очракта синең төп бурычың – үз гомереңне һәм мөмкин булган кадәр якында булганнарның гомерен саклау.

Көрәш

Монысы соңгы чара. Һәм ул балаларга туры килми. Өлкәннәрнең дә барысы да Супермен түгел. Әмма исән калу өчен бер мөмкинлек икән, димәк аны кулланырга кирәк. Кораллы кешегә утыргыч белән сугасыңмы, тешлисеңме, тырныйсыңмы, күзен чокыйсыңмы, каләм белән муенына кадыйсыңмы - нишләсәң дә гомерең өчен соңгы мөмкинлеккә кадәр көрәшергә кирәк. Коралсыз кешенең кораллыдан өстен була алуына мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, Австриядә 82 яшьлек карчык банк басучыны коралсызландырган. Томск шәһәрендә пенсионерка үзен таламакчы булган җинаятьченең коралын тартып алган. Мондый очраклар күп.

Синең коралың исә белем булсын. Бу язмада тупланганнарга өстәп, утлы коралларның төп төрләрен белү комачауламас. Пистолетта ничә патрон була? Аны кору күпме вакыт ала? Помпалы, кушкөпшәле коралны кору өчен күпме вакыт кирәк? Пулядан яраланучыга ничек беренче ярдәм күрсәтергә? Бу сорауларның барысына да интернет җавап бирә ала.

**

Самурайларда шундый сүз бар икән: кылыч гомер эчендә генә кирәк булырга мөмкин, әмма моның өчен аны гомер буе үзең белән йөртергә кирәк.

Бу сүзләр әлеге мәкальгә һәм аңа бәйле белемгә дә кагыла. Берүк ул беркайчан да кирәкмәсен һәм файдасыз белем киштәләрендә картайганчы “тузанланып” ятсын. Әмма ул анда булсын! Заманы шундый...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас