Көнүзәк
27 октябрь 2022, 16:32

Эчәр су өстенлекле мәсьәлә

Радий Хәбиров: "Кешеләрне су белән тәэмин итүдә проблемаларны чишү иң мөһим мәсьәлә".

Эчәр су өстенлекле мәсьәләЭчәр су өстенлекле мәсьәлә
Эчәр су өстенлекле мәсьәлә

Республика Башлыгы Радий Хәбировның "туры элемтә" вакытында, Белорецк шәһәренең бер микрорайонында яшәүчеләр, эчәргә һәм техник су җитмәү проблемасын чишүне сорадылар. Бүгенге көндә алар суны читтән ташып кулланырга мәҗбүр. Микрорайонда кечкенә балалары булган яшь гаиләләр дә, даими кайгыртуны таләп иткән олы яшьтәге кешеләр дә яшиләр.

"Мин һәрвакыт район башлыкларына спорт, ял итү үзәкләре, мәдәният йортлары төзергә теләвемне әйттем, ләкин кешеләрдә эчәр су булмау бик җитди мәсьәлә. Белорецк шәһәрендә бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Без карар кабул иткәндә һәрчак өстенлекле проектларны карыйбыз. Бу өстенлекләр арасында су, әлбәттә, беренче урында булырга тиеш”, - диде Радий Фәрит улы.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас