

Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев Доставалов исемендәге ирекле батальон сугышчыларына гуманитар йөкне озата барган иде. Бу баруында ул “Томан” позывнойлы хәрбигә Радий Хәбировтан бүләк – сәгать – тапшырды.
“Радий Фәрит улын күрсәткән игътибары һәм хәстәрлегенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Республика халкы ышанычын тоябыз, сезнең, Башкортстан Башлыгының, өметләрен дә акларга, исән-имин туган өйгә кайтырга тырышачакбыз”, – диде бүләкләнгән хәрби.
“Мин сезгә ни өчен бу роликны күрсәттем, карагыз, алар яу кырында секунд саен гомерләрен хәвеф астына куя, ә ул Башкортстан халкы ышанычын акларга тырышырбыз. Монда без алар өметләрен акларга тиеш. Муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итәм, безнең бер максат: батальоннарыбызга һәм мобилизацияләнгәннәргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү”, – дип белдерде Радий Хәбиров ЦУРда атна аен уза торган оператив киңәшмәдә.
Чыганак: bashinform.ru