

Ишетү мөмкинлеге чикле булган яшьләрнең Милли чемпионаты дәвам үтә.
Чемпионат кысаларында яшьләр төрле өлкәдә үз сәләтләрен күрсәтә. Берәүләр макияж, икенчеләр массаж, өченчеләр күз явын алырлык ювелир бизәнгеч эшләнмәләре белән. Сәләтле яшьләрнең теккән киемнәренә, кул эшләренә, сурәтләренә һәм төрле осталыкларына сокланмый мөмкин түгел.
Яшьләрнең эшләре белән танышырга, алар белән аралашырга республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов килеп, яшь осталар белән аралашып, эшләренә сокланып йөрделәр.
Чемпионат иртәгә дә дәвам итәчәк. Күреп калырга өлгерегез. Мондый яхшы энергияне беркайда да алып булмый!
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ