Көнүзәк
20 октябрь 2022, 04:50

Уфада бомбоубежищелар бармы?

Бар, әлбәттә. 

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе начальнигы  Александр Григорьев Business FM Уфа   студиясендә башкалада бомбоубежищелар белән бәйле хәлләрне сөйләде.

Аның сүзләренчә,  Уфада бомбоубежищеларның кайда икәнлеге турындагы мәгълүмат чикләнгән мәгълүмат категориясенә керә. Шул ук вакытта аларга ихтыяҗ барлыкка килсә,  Уфа халкына бу урыннар турында торак-эксплуатация оешмалары, йортлар һәм подъездлар буенча “старший”лар, башкаланың яшерен урыннары хезмәте аша хәбәр итәчәкләр.

Дөньялар имин, күгебез тыныч булып бомбоубежищеларның кирәге чыкмасын инде берүк! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас