Көнүзәк
19 октябрь 2022, 15:23

Путин ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертте

Указ 20 октябрьдән үз көченә керә. 

allnewspro.ruallnewspro.ru
Фото:allnewspro.ru

Русия Президенты Владимир Путин 20 октябрьдән  илебезнең дүрт төбәгендә – Донецк, Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл кертте. Бу хакта ул  Иминлек Советы утырышында  игълан итте.

“Исегезгә төшерәм, Донецк халык республикасында, Луганс халык республикасында, шулай ук Херсон белән Запорожье өлкәләрендә алар Русия составына кергәнче хәрби хәл режимы гамәлдә иде. Һәм хәзер безгә бу режимны Русия законнарына ярашлы рәсмиләштерергә кирәк.  Шуңа мин Русия Федерациясенең  бу дүрт төбәгендә хәрби хәл кертү турындагы Указга кул куйдым”, – диде Путин.

Әлеге төбәкләр башлыкларына иминлекне тәэмин итү өчен өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Тиешле карар шулай ук бүген имзаланды.

Русия Федерациясенең чик буе төбәкләрендә «реагированиенең уртача дәрәҗәсе» («средний уровень реагирования») кертелә. Бу Кырым Республикасына, Краснодар краена, Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Ростов өлкәләренә һәм Севастопольгә кагыла. Бу районнарда җәмәгать тәртибен, шулай ук хәрби, дәүләт һәм махсус мөһим объектларны саклау көчәйтеләчәк.

Транспорт, элемтә һәм коммуникация объектларында «аерым режим» («особый режим») кертелә.

Үзәк федераль округның һәм Көньяк федераль округның башка төбәкләрендә «югары әзерлек дәрәҗәсе» кертелә, диелә Путин карарында. Русия Федерациясенең, үзәк һәм Русиянең көньягыннан кала, барлык төбәкләрендә «база әзерлеге» режимы кертелә.

 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас