

Бүген Русия Президенты Владимир Путин 20 октябрьдән илебезнең дүрт төбәгендә – Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләрендә – хәрби хәл кертелүе хакында игълан итте.
Ил җитәкчесенең шул хактагы указын гамәлгә ашыру максатында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада оператив штаб булдыру турында указга кул куйды.
Документка ярашлы, штабны Радий Хәбиров җитәкли. Оператив штаб составына оператив хезмәтләр һәм көч структуралары, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук төбәкнең оешмалары җитәкчеләре керә.
Оператив штаб җитәкчесе вәкаләтләренә халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар үткәрү турындагы карарлар кабул итү, Русия Кораллы көчләре, хәрби формированиеләр һәм халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен чараларны гамәлгә ашыру керә.
Моннан тыш, указ җәмәгать тәртибен тәэмин итүнең өстәмә чараларын кабул итү, кайсыбер инфраструктура объектларының, шул исәптән транспорт, элемтә, энергетика өлкәсендә махсус эш режимнары кертү мөмкинлеген бирә.