

Безне океан артында әнә ничек “яраталар”...
Безнең яраткан театр һәм кино актеры Актер Сергей Безруков туган көне иртәсендә күзен ачуга “котлауга” тап булган. Актер үзен 49 яше тулган иртәдә санкциялеләр исемлегенә керткән өчен Канадага рәхмәт белдерә.
Бу хакта ул шаян тонда Telegram-каналында язып чыккан. Ул шаян тонда, бу дәүләтнең үзен иң беренче булып туган көне белән котлавы өчен рәхмәт белдерә.
«Туган көнем белән иң беренче булып Канада тәбрик итте! Уяну белән аларның “йөрәк сәламнәрен” укыдым. Онытмаганыгыз, алдан әзерләнгәнегез өчен рәхмәт», — ди артист.
Канада актерны «ялган мәгълүмат таратуда» гаепли. Кемне “тешнәргә” белмиләр, вәт, халык...
Фото: culture.ru