Көнүзәк
18 октябрь 2022, 06:10

Алар артында бөтен ил тора

Гуманитар йөк составында иң элек кирәк булган товарлар, кием-салым һәм  республика халкыннан күчтәнәчләр бар.

Башкортстан  халкының йөрәк җылысын  бу атнада Симферополь һәм Севастополь  шәһәрләрендәге якташларыбызга тапшырдылдар. Анда махсус хәрби операциядә катнашканда яраланган Башкортстан сугышчылары дәвалана һәм реабилитация үтә. Бөтендөнья башкортлары корылтае  командасы алып килгән гуманитар йөк составында иң элек кирәк булган товарлар, кием-салым һәм  республика халкыннан күчтәнәчләр бар.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова Башкортстан үзенең егетләренә ярдәм итеп тора, дип белдерде.

–Бүгенге гуманитар ярдәм йөге республика исеменнән Севастопольгә юнәлде, анда күп егетләребез дәвалана һәм реабилитация үтә. Биредә  Севастопольдә яшәүче якташларыбыз, активистларның ярдәм аларга ярдәм итүе сөендерә. Активистлар якташларыбызга бик нык ярдәм иттеләр, хәлләрен белеп, тәбикмәкләр пешереп, кием-салым, телефоннар сатып алдылар. Шундый ярдәм һәм йөрәк җылысы алу бик мөһим, – диде Эльвира Ринат кызы.

Әлеге гуманитар рейс белән Башкортстаннан җылы өс киемнәре, иң элек кирәк була торган предметлар алып килгәннәр.

–Безнең егетләребез Ватанының даими ярдәмен тоеп торырга тиеш. Чынлап та, алар артында бөтен ил тора. Алар безнең терәк-таянычыбыз, һәм без, һәркайсыбыз үз урынында була торып,  аларны Туган илне саклау эшендә хуплыйбыз. Шул исәптә шундый ярдәм йөкләре җыеп, тапшырып та. Иҗтимагый оешма буларак, без шундый йөкләрне хәрби әзерлек урыннарына, махсус хәрби операция барган территорияләргә озатабыз. Битарафлар юк, – дип ассызыклады ул.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас