Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2022, 15:11

Дан сиңа, авыл хатын-кызы!

   Берничә ел инде бар дөньяда яңа традиция үсеш ала бара – 15 октябрь көнне Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне бәйрәм ителә.

Дан сиңа, авыл хатын-кызы!
Дан сиңа, авыл хатын-кызы!

   Берничә ел инде бар дөньяда яңа традиция үсеш ала бара

– 15 октябрь көнне Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне бәйрәм ителә.

   Авыл хатын-кызы – ул авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүче

крәстиән хатын-кызы түгел, ә шулай ук авыл укытучылары һәм

табиблары, йорт хуҗабикәләре, хаклы ялдагылар һ.б. авыл

җирендә даими яшәүчеләр дә.

   Бу бәйрәм авыл гүзәл затларына җәмгыятьтә танылу алуга һәм

аларга шәхси, һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегендә булышлык

күрсәтү максатында булдырылган.

   Менә шул ук максатта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Русиядә

“АПКда хатын-кызлар” дигән конкурс үткәрә. Моның төп максаты –

агросәнәгать һәм балыкчылык комплексларының барлык

тармакларында хатын-кызлар лидерлыгының илһамландыручы

үрнәкләрен күрсәтү, шулай ук авылда яшәү рәвешен

популярлаштыру. Конкурс иң инициативалы һәм уңышлы хатын-

кызларны ачыкларга һәм аларның авылда тормышны яхшыртырга

керткән өлешен күрсәтергә ярдәм итәчәк.

   Гаризалар киләсе елның 15 июленә кадәр кабул ителәчәк.

Нәтиҗәләр 2023 елның октябрь аенда, Халыкара авыл хатын-

кызлары көне алдыннан ясалачак.

Конкурста дүрт номинация каралган: “Кем, әгәр мин моны

эшләмәсәм?”, “Кабынып килүче йолдыз”, “Супер хатын-кыз” һәм

“Русия авылларында бар шундый хатын-кызлар”. Җиңүчеләргә

медаль һәм билгеләр, дипломнар тапшырылачак.

Фото: 365calend.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас