+21 °С
Болытлы


Яңа автобуслар республиканың 15 – Әлшәй, Архангель, Аскын, Баймак, Белокатай, Благовещен, Белорет, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Ярмәкәй, Иглин, Калтасы, Нуриман, Туймазы районнарына юл тотачак. Алар яңа маршрутлар буенча йөри башлаячак, шулай ук искергән автобусларны алмаштырачаклар.
Яңа ГАЗ маркалы автобуслар 18 балага исәпләгән һәм хәвефсезлек таләпләренә тулысынча җавап бирәләр, заманча спутник навигациясе системасы, хәвефсезлек каешлары белән җиһазландырылганнар.