Көнүзәк
11 октябрь 2022, 16:48

Транспорт салымын түләргә хәбәр алдыгызмы әле?

Транспорт салымы авыр башваткычка әйләнмәсен иде.

Транспорт салымын түләргә хәбәр алдыгызмы әле?Транспорт салымын түләргә хәбәр алдыгызмы әле?
Транспорт салымын түләргә хәбәр алдыгызмы әле?

Ел саен сентябрь-октябрь айларында автомобиль йөртүчеләргә узган ел өчен транспорт салымын түләү турында хәбәрләр җибәрелә. Аларны беренче булып Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет хуҗалары ала. Аннары почта аша машина салымы турында “бәхет хатлары” килә башлый. 

Салымны 1 декабрьгә кадәр түләп өлгерергә кирәк. Әгәр кичектер-сәгез, пеня җыела башлый. Салымны 1 ел буена түләмичә торсагыз һәм аның суммасы 10 мең сумнан артса, эш суд приставларына тапшырыла.  Кайбер кешеләр, “артык сумма җибәргәннәр, түләмим” дип, киреләнеп дөреслек даулый башлый. Шул арада вакыт узып китә һәм пеня аркасында тагын да күбрәк түләргә  туры килә. Ләкин шул ук машинага салым елның-елында төрлечә исәпләнеп җибәрелә. Мондый очраклар еш күзәтелгәнгә күрә,  мәсьәләгә  ачыклык кертеп үтәбез.

Салымның артып килүе гаҗәп хәл түгел инде, ул елдан-ел арта бара диючеләр дә табылыр. Ләкин салымның дөрес исәпләнмәве артып килү белән генә бәйле түгел бит. Дөрес исәпләмәү мисаллары кайчак бөтенләй аптырашта калдыра. Утыз ел машина йөртү дәверендә минем үземә дә кызык һәм кызганыч хәлләргә тарырга туры килгәләде. Беренче машинам “Таврия” иде. Ат көче зур түгел, шуңа күрә салым да түбән. Кыскасы, 1992 елда 247 сум күләмендә салым түләдем. 1993 елда  шул ук машинама 7849 сум түләргә кирәк дигән хат алдым. Алдагы елдан 30 тапкырга күбрәк булып чыга. Машинамның моделе дә, дәүләт билгесе дә дөрес язылган, тик җәяләр эчендә “Яхта-Глобус” дигән язу бар. Мин гомерем буе үз авылымда пропискада торам, шулай булгач мәсьәләне ачыклар өчен Бүздәк салым инспекциясенә юлландым. Минем кебек дөреслек эзләп йөрүче бичаралар күп булып чыкты, чират урап-урап сузылган. Бар да дөреслек юклыкка зарлана, кычкыра-кычкыра гаделлек даулый. Чиратым җитүгә мин дә тирә яктагы ачулы энергия белән сугарылырга өлгергән идем инде. Шуңа күрә дә тавышны күтәрә биребрәк сорау бирдем.

–       Безнең Кәпәй-Кобау буасында бакалар да йөзми, буаны  аркылы-буй атлап чыгып йөриләр, ә сез миңа  яхтаңа салым түлә дип хат җибәргәнсез. Күрсәтегез әле минем яхтаны, кайда тора ул, –дим. Ике минут элек кенә  зарланышып кычкырышкан чиратта торучылар, минем хәлне ишетеп, бөгелә-сыгыла, эчләрен тотып көлешә башладылар. Мин дә кыюландым “Валлаһи, салым 7 мең булса да түлим, кайда тора минем яхтам, күрсәтегез әле”, – дим. Аптырашта калган салым хезмәткәре “компьютерда ялгышлык киткәндер, гафу итегез” дип аклана башлады. Мин бирешергә теләмим, “компьютерда салымның суммасы ялгыш басылырга, бер-ике сан өстәлергә мөмкин, әмма компьютер үзеннән-үзе “Яхта Глобус” дип яза алмый бит инде” дип үҗәтләнәм. Яңа гына шаулашкан халыкның буылып көлүенә аптырап, салым инспекциясе начальнигы килеп чыкты. Ул  да гафу үтенеп, узган елдагыча 247 сум гына түләргә дигән язу тоттырдылар. Бу машина белән тагын бер кызык булды әле. Ике ел йөргәч тә мин аны авылда әтигә калдырдым. Егерме еллар узгач, әти йөрми башлагач аны дәүләт теркәвеннән төшердем дә металлаломга тапшырдым.  Шулай булуга карамастан, миңа тагын 3 ел буена инде булмаган машина  өчен салым кәгазьләре килеп торды.

Боларның барсын да нигә искә төшереп тора икән бу дигән сорау туарга мөмкин. Бу атнада ике машинама салым түләү кәгазе  алдым. Ни гаҗәп, ике төгәлсезлек. Беренчесе, узган елда 348 сум артык түләгәнсез дип язылган. Соң мин узган елда алар исәпләп җибәргән извещение буенча түләдем бит, ничек артык булырга мөмкин? Янә бер төгәлсезлек, бер машинама салым узган елдагыча исәпләнгән, ә икенчесенә 1877 сум льгота бирелә диелгән. Гәрчә ул машинам ике тапкырга көчлерәк һәм мин әле льгота алырлык яшькә дә җитмәгәнмен, сугыш ветераны да түгел. Менә шундый хикмәтле хәлләр. Киләсе елда “сезгә льгота тиеш булмаган икән” дигән хәбәр җибәрерләрме икән инде. Ни кызганыч, салым инспекциясе хаталана, ә машина хуҗасы үз аягы белән йөреп, бурычы юклыгын исбатлап йөрергә мәҗбүр була. Мондый хәлгә калмас өчен кайбер аңлатмаларны бирәбез.

Салым кәгазен кайдан һәм кайчан алырга?

Почта аша килгән гадәти кәгазь квитанциясеннән тыш, салым хәбәрен шәхси кабинетта nalog dov.ru Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтыннан алырга мөмкин. Әгәр почта аша  квитанция килмәсә, сез аны нәкъ шушы сайтта тикшерергә тиеш. Мөгаен, сез бер тапкыр кәгазь хәбәрләр алудан баш тарткансыз һәм шуңа күрә  ул почта аша килми башлый. Бу очракта искә төшерү шулай ук электрон почта адресына салына. Күпләр аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша эзләргә керешә. Порталга хәбәр салым 1 декабрьгә кадәр түләнмәгән очракта гына салына. Әгәр 1 ноябрьгә кадәр бернинди хәбәр дә килмәсә, салым инспекциясенең “Обратитесь в ФНС России” кушымтасына кереп карый аласыз. Моның өчен шәхси кабинет булуы мөһим  түгел. Шуны аңларга кирәк, салым түләү – ул кешенең хокукы түгел, ә бурычы.

Салымны кем һәм ничек исәпли?

Транспорт хуҗалары салымны үзләре исәпләргә тиеш түгел –моны салым органы башкара. Ләкин сез исәпләү төгәллеген үзегез дә тикшерә аласыз. Салым агымдагы елга билгеләнгән ставкага һәм двигатель көченә карап исәпләнә. Ставкалар ил буенча бер түгел, һәрбер төбәк аны үзе билгеләргә хокуклы.

Кемгә һәм нинди ташламалар каралган?

Федераль законнар буенча инвалидлар куллану өчен җиһазлан-дырылган машина хуҗалары, шулай ук  социаль яклау органнары аша алынган 100 ат көченә кадәр двигательле машина хуҗалары салымнан тулысынча азат ителә. Калган ташламаларны төбәкләр үзләре теләгәнчә билгели ала.  Мисал өчен,  күп төбәкләрдә Советлар Союзы һәм Русия Геройлары,  Дан орденының өч дәрәҗәсе белән бүләкләнүчеләр, хезмәт ветераннары, төрле сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, I-III төркем инвалидлары. Моннан тыш, җирле хакимият инвалидларны йөртү өчен махсус тәгаенләнгән һәм социаль учреждениеләргә хезмәт күрсәтү өчен кулланыла торган машиналар хуҗаларына ташламалар бирә ала. Берничә төбәктә газ ягулыгы белән эшләүче машиналарга салым ташламасы кертелде.

Салым түләгәндә комиссия проценты алынамы?

Әгәр салымны почта аша яисә банк аша түләсәгез, комиссия проценты алачаклар. Әгәр дә салым шәхси кабинет, Дәүләт хезмәтләре порталы яки шул ук исемдәге мобиль кушымта аша түләнсә, комиссия проценты алынмый.

Урланган машинага салым түләргәме?

Әгәр дә машинагызны урлап китсәләр, (мондый хәлдән Аллаһ 

сакласын) салым түләүдән азат ителәсез. Тик машинагызның урланганлыгын дәлилләгән белешмәне ЮХХДИ идарәсеннән алып салым инспекциясенә илтеп тапшырырга кирәк булачак.

Теркәүдән төшмәсәң, салым түләнәме?

Кайбер кешеләр теркәүдән төшмичә, машиналарын сатып җибәрәләр. Машинагызны сатсагыз да, дәүләт теркәвеннән төшмәсәгез, машина сезнең исемдә булып исәпләнәчәк. Шуңа күрә дә салым машинагызны сатып алган кешегә түгел,  ә сезгә киләчәк.

Салым артык килсә, нишләргә?

Әгәр  транспорт салымы күләме белән килешмәсәгез, Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегезнең риза булмавыгызны белдереп гариза язарга, квитанциягезнең күчермәсен һәм үзегезнең исәпләүләрне күрсәтеп, документларны шәхси кабинет яки почта аша җибәрә аласыз. Вакытыгыз булып салым инcпекциясенә бара алсагыз, мәсьәләне тизрәк тә хәл итү мөмкинчелеге бар.

 Башкортстандагы ташламалар һәм өстенлекләр

Советлар Союзы һәм Русия геройлары,  Дан орденының   өч дәрәҗәсе кавалерлары, хәрби конфликт  ветераннары, хәрби хезмәт  ветераннары, хезмәт  ветераннары, I-II-III төркем инвалидлары 150 ат көченә кадәрле җиңел автомобиль-ләргә һәм 250 ат көченә кадәрле автобусларга салым түләүдән азат ителә. Шулай ук Башкортстан Республикасында күп балалы гаиләләр һәм инвалид баланың ата-аналары өчен транспорт салымыннан тулысынча азат итү формасында   өстенлек бирелә. Күп балалы гаиләдән , ата-аналарның берсе яки опекуннар 150 ат көченә кадәрле бер машинага, шулай ук двигатель көче 125 кә кадәр булган бер автобуска салым түләүдән азат ителә. Газ ягулыгы  белән эшләүгә җиһазландырылган машина хуҗа-лары салымның яртысын гына түли. Электромобиль хуҗалары транспорт салымын бөтенләй түләми. Законнарны вакытында үтик һәм тиешле ташламалардан файдалана да белик. Хәерле, имин юллар.

Фото:ria.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас