Көнүзәк
10 октябрь 2022, 15:01

Беларусь Республикасы белән эшлекле элемтәләр арта

Башкортстанга Гомель төбәге Башкарма комитеты рәисе Иван Крупко килде.

Беларусь Республикасы белән эшлекле элемтәләр артаБеларусь Республикасы белән эшлекле элемтәләр арта
Беларусь Республикасы белән эшлекле элемтәләр арта

10 октябрьдә Радий Хәбиров Беларусиянең Гомель өлкәсенең Башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән очрашты, ул Башкортстанга бизнес-миссия белән килде. Көн тәртибендә хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны тормышка ашыру тора. 11 октябрьдә делегация вәкилләре Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Минигали Шәйморатовка һәйкәл ачуда катнашачак.

- Беларусия белән яхшы мөнәсәбәтләр безнең өчен өстенлекле. Безне уртак тарих һәм гореф-гадәтләр бәйли. Без Гомель өлкәсенең бизнес вәкилләрен үз эченә алган зур делегациянең килүенә бик шат. Без мөнәсәбәтләрне үстерүнең алдагы юнәлешләре турында төпле фикер алышырга әзер”, -диде Радий Фәрит улы.

 Иван Крупко Радий Хәбировка Башкортстанга чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк халкын якынлашып килүче Республика көне белән котлады.

- Русия Федерациясе - безнең стратегик партнерыбыз. Без һәрвакыт гаделлек өчен иңгә-иң көрәштек, Бөек Ватан сугышы вакытында бердәм Ватаныбызны якладык. Бүген, авыр вакытларда, безнең илләр кешеләре үзләрен хөрмәт итеп яшәрлек өчен мөмкин булганның барысын эшләргә тиешбез. Башкортстанга эшлекле миссия вакытында безнең предприятияләр яңа килешүләр һәм контрактлар төзергә уйлыйлар, шул исәптән авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү өчен. Гомель өлкәсендә, Башкортстандагы кебек, сөтчелек белән шөгыльләнү җитди үсеш ала. Бу өлкәдә үз тәҗрибәбез белән уртаклашасыбыз килә,- диде Иван Крупко.

Очрашу кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Гомель Төбәк Башкарма комитеты арасында хезмәттәшлекне үстерү турында ният протоколына кул куелды.

Радий Хәбиров ​​делегация әгъзаларын 2023 елның җәендә Уфада узачак Русия һәм Беларусия регионнарының X юбилей форумына чакырды.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас