Көнүзәк
9 октябрь 2022, 07:44

Синоптиклар җылы вәгъдә итә

Көннәр тиз үзгәрүчәнгә әйләнде.

Синоптиклар җылы вәгъдә итәСиноптиклар җылы вәгъдә итә
Синоптиклар җылы вәгъдә итә

Башгидрометеорология үзәге синоптиклары алдагы көннәргә һава торышы турында хәбәр иттеләр. Метеорологлар хәбәр итүенчә алдагы көннәрдә җылыну көтелә. Җылы антикиклон тәэсирендә һава температурасы + 17 ° ка  кадәр күтәреләчәк.

Антициклон төбәккә 9 һәм 10 октябрьдә киләчәк, шуңа бәйле рәвештә көндезге һава температурасы + 10 + 15 ° тән + 17 гә кадәр күтәреләчәк, төнлә – 0 -  5 °.

Республика көнендә җылы һава торышы булачак, төнлә һава температурасы + 1, + 6 °, көндез + 10, + 16 °. Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында, фронталь дулкын якынлашканда, кыска вакытлы яңгыр явачак. Бу районнарда һава температурасы +12, + 14 ° булачак.

Чыганак: Горобзор

Фото: Горобзор

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас