

Фашистик режим тулысынча җимерелде, төп җинаятьче Гитлер үз-үзенә кул салды. Концлагерьлардан йөзләрчә мең кешеләр азат ителде. Шулай булгач, фашизм идеологиясенә нокта куелды дип җиңел суладык. Кызганычка каршы, чынлыкта, барсы да алай гади генә түгел шул. Сугыш фронт яланнарында тәмамланды, ә тылда, киресенчә, башланды гына ул.
Фашист ялчылары булып йөреп, күп вакыт алардан да вәхширәк булган милләтчеләр урманнарга качып тыныч халыкны үтерүләрен дәвам иттеләр. Аларның иң күбесе, Степан Бандера кул астында явызлыклар кылучылары, Көнбатыш Украина төбәкләренең урман һәм тау араларында җир асты биналары төзеп урнашалар. Җиңү көненнән соң да алар, болар барсы да вакытлыча, борчылмагыз, тиздән Гитлер килеп безнең барыбызны да коткарачак, дигән чакырулар белән гәзитләр чыгаралар, листовкалар тараталар. Гарчә, ул вакытта инде Гитлер үзе булмаса да. Тагын 10 ел дәвамында безнең хәрбиләргә, милиция хезмәткәрләренә, чик буе сакчыларына Бандера гаскәре калдыклары белән аяусыз көрәш алып барырга туры килә. Алар гади “үч алучылар” белән генә түгел, ә яхшы оештырылган структурасы булган Украина милләтчеләре оешмасына (ОУН) каршы торалар. Бу оешманың төп өлешен “Галичина” СС дивизиясе сугышчылары, каратель отрядлары тәшкил иткән. Аларның даими саны 25 меңнән 100 меңгә кадәр үзгәреп торган. Алар фашистлар үрнәге буеча “Төньяк”, “Көньяк” һәм “Көнбатыш” армия төркемнәренә бүленәләр. Степан Бандера яклылар регуляр гаскәрләрдән тыш, хәтта үз хәрби прокуратурасы һәм Совет хөкүмәте тарафдарларын тоткынлыкка алып саклаган һәм җәзалаган төрмәләргә кадәр ия булалар. Фашизм идеологиясен алга сөргән милләтчеләр бик яхшы коралланган булалар. Ни дисәң дә, 1943 елдан алып алар урмандагы яшерен базларына Германия гаскәрләре тапшырган коралларны туплый башлыйлар. Моннан тыш, сугыш тәмамланганнан соң тәэмин итүчеләре дә барлыкка килә. Кем дип уйлыйсыз? Болар – икенче Бөтендөнья сугышы вакытында безнең союздашларыбыз булган Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары. Алар үз агентларын, инструкторларын, акча һәм сугыш кирәк-яракларын “урман кешеләре“нә җибәреп торалар. (Бүген дә шул ук хәлне күреп торабыз. Тагын шул ук фашист калдыкларына ярдәм агыла). Нацист Степан Бандера гаскәрләренә каршы 10 елга сузылган сугыш нәтиҗәсендә 25 меңнән артык милиция хезмәткәре, шулай ук милиция һәм хәрбиләргә булышкан 32 меңнән артык партия һәм комсомол активистлары һәлак була.
Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң СС “Галичина” дивизиясенең 11 меңгә якын милләтче сугышчылары Канада дәүләтендә сыену урыны таба. 1945 елның май аенда алар безгә союздаш булган Бөек Британия биләгән территориягә качып, әсирлеккә биреләләр. Бу безнең ил хөкеменнән качу өчен эшләнә. Австрия тарихчысы Геральд Штейнахер үзенең “Качып киткән нацистлар” дигән китабында болай дип яза:“Көнбатыш Украина милләтчеләрен коткаруда “Интермариум” католик оешмасы зур өлеш кертте. “Галичина” бандеровчылары башта Италия лагерьларына урнаштырыла, ә соңрак Бөек Британиягә чыгарыла. Бөек Британия аларны шпионлык һәм диверсия эшләре өчен куллануга исәп тотып, Советлар Союзына кайтарудан баш тарта”.
Әйе, Фашист Германиясенә каршы союздаш булып көрәшкән Бөек Британия җитәкчелеге аларны СССРга экстрадицияләүне кире кага, чөнки алар безгә каршы идеологик сугышта шундый көчле пропаганда ресурсларын кулланырга телиләр. Совет Хөкүмәте басым ясый башлагач, Бөек Британия Украин милләтчеләрен кабул итү үтенече белән Канадага мөрәҗәгать итә. Канада премьер-министры Сент-Лоран үз илендә сыену урыны эзләүчеләрнең нацистлар һәм сугыш җинаятьчеләре булуына борчыла. Моңа җавап итеп, Британия юстиция министры “Галичина”ның барлык сугышчылары Италия лагерьларында булганда җентекләп тикшерелделәр, тәртипләре яхшы һәм аларның фашист идеологиясе билгеләре белән зарланганнарын күрсәтерлек бер сәбәп тә юк, дигән эчтәлекле хат юллый. Шуннан соң аларны Канадага күчерәләр.
Шулай итеп, нацизм һәм СС хезмәтчеләре Канадада сыену таба һәм Украин милләтчеләре үзәкләренең берсенә әверелә. Украин милләтчеләре Канадада ныклап тамыр җәя һәм дәрәҗәле вазифаларга билгеләнә башлыйлар. Аларның көчле үзәккә әверелүен СССР тар-
калганнан алып күреп киләбез. Алар Украинага кире кайтып, янә нацизм идеологиясен тергезүгә керешә. Канада хөкүмәте дә моңа булышлык итә. Соңгы елларда Украинада алып барылган вәзгыятькә байкау ясасак, аларның нинди идеологик көчкә ия булуларын күрәбез. Сугыштан соң качып киткән фашист ялчыларының балалары һәм оныклары бүген килеп нацизм орлыклары чәчә.
Шуңа да махсус хәрби операция башлангач, Канада дәүләтенең Украинага акчалата һәм хәрби корал белән ярдәм итүчеләрнең беренче рәтендә булуына аптырарлык түгел. Бу хәлгә аларның дистә еллар буена әзерләнгәнлеге көн кебек ачык. Кызганычка каршы, Совет Хөкүмәте җитәкчелеге дә милләтчеләргә карата йомшаклык күрсәтә. Алай гына да түгел, лагерьдан кайткан бандеровчыларны җитәкчелек органнарына тәгаенли башлый. Күпләрдә моңа карата, алай булмагандыр инде, дигән аптыраулы сораулар туар. Хәзер моңа эзмә-эзлекле аңлатма бирергә тырышырмын. Күп кенә сәясәтчеләр Украинада каян бу кадәре милләтчеләр барлыкка килгән һәм нигә без аларның арта баруын күрми һәм сизми калганыбыз дип бәхәс корганда, билгеле тарихчылар аның тамырларын узган гасырның 50 нче елларыннан эзләргә кирәк дигән фикердә. Чит илләргә качып китәргә өлгерми калган фашист ялчыларын Җинаять кодексының 58 маддәсе буенча 10 елдан алып 25 елга кадәр хөкем итәләр. 1944 елда ук аларны Себер тарафларына лагерьларга озата башлыйлар. Александр Солженицын үзенең “ГУЛАГ Архипелагы” исемле китабында моны бик ачык сурәтләгән. Бу бандеровчыларны гади хөкем ителүчеләр, бурлар, караклар, кеше сәламәтлегенә зыян китерүчеләр янына урнаштыралар. Нацист калдыклары төрмәләрдә дә үз законнарын кертергә тотыналар. Мисал өчен, Солженицынның китабында “Дубовский” төрмәсендә бандеровчылар бурларның барак ишекләрен кадаклап куеп ут төртәләр, дип язылган. Алар сугыш вакытында шулай итеп күп авыллар халкын бикләп куеп яндырып үтерергә өйрәнгән бит инде. Лагерь һәм төрмәләрдән тыш, гади сөргенгә озатылганнар үзләрен тынычрак тота. Сөргенгә куылган хатын-кызлар җирле ир-атларга кияүгә чыгып фамилияләрен алмаштыра. Алар шул рәвешле “бандера ярдәмчеләре” исемлегеннән котылып калалар. Күпләре колхоз һәм леспромхозларда эшкә урнаша, балалары Совет мәктәпләрендә һәм институтларда укый. Украинага, туган якларына кайтырга рөхсәт ителгәч тә, аларның күбесе күченергә теләми. Чөнки туган якларында аларның явызлык, золым кылуларын күпләр хәтерлиләр бит.
Никита Хрущевның нацист калдыкларын Украинага кайтаруда зур көч салуы хакында күп кенә документлар бүген киң җәмәгатьчелеккә чыгарылды. Хрущев Украин Совет Социалистик Республикасында югары дәрәҗәләр били башлагач, нацист ярдәмчеләрен амнистияләргә кирәк дип, Сталинга берничә тапкыр язма мөрәҗәгать белән чыга. Хрущев үзенең мөрәҗәгатендә “Украинаның Көнбатыш төбәкләре тыныч тормышка кайтсын өчен – бу бик мөһим” дип ассызыклаган. Үзе ил белән җитәкчелек итә башлагач, 1955 елның 17 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумының “Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында басып алучылар белән хезмәттәшлек иткән Совет гражданнарының амнистиясе турында” Указы чыгарыла. Бу Указ лагерьларга, төрмәләргә, сөргенгә җибәрелгәннәргә генә түгел, хәтта чит илләргә качканнарга да кайтырга мөмкинчелек бирә. Чит илләргә качканнарның күбесенең АКШ, Британия һәм Германия махсус хезмәтләре тарафыннан безгә каршы идеологик әзерләнгәнлеге исәпкә дә алынмый. Янәсе, иң мөһиме, Көнбатыш Украинада тынычлык урнаштыру. Украина Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1955-1958 елларда гына да 25 меңнән артык хөкем ителгән “бандеровчы” Львов өлкәсенә кайтып төпләнә. 1972 елга аларның саны 50 меңгә җитә. Бүген дә ул иң явыз милләтчеләр яшәгән төбәк буларак билгеле.
1956 елда Украина Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитетының икенче секретаре Николай Подгорныйга, “төрмәләрдән 40 меңнән артык нацист ярдәмчеләре кайтарылды, алар бригадирларны, колхоз рәисләрен тукмыйлар, үтерү белән яныйлар” дигән аһ-зарлар белән тулы белешмә җиткерелә. Әмма аларга карата бернинди чара да күрелми, киресенчә, аларның җир биләмәләре, тартып алынган мөлкәте кире кайтарыла башлый. Чит илдән кайтучылары да , алтын приискаларында эшләүчеләре дә акчалы була, зур, яңа йортлары белән урындагы, сугыштан соң мөлкәте, йортлары янып беткән урындагы халыктан күпкә аерылып торалар. Аларны җитәкче урыннарга билгели башлыйлар.
Бу елларда агалы-энеле ике туган турында шундый гыйбрәтле анекдот та пәйда була. “Берсе – Советлар Союзы Герое, икенчесе – бандеровчы. Лагерьдан кайтканын атлар карарга куялар. Бер ел үтүгә бригадир итеп үрләтәләр, өч елдан соң – совхоз директоры, арытаба район партия комитетына эшкә алалар. Герой абыйсы аны очраткач: “Ничек була инде бу, мин Советлар Союзы Герое килеш гади тракторчы буып эшлим, ә син төрмәдә утырып кайтып хәзер зур начальник? Тегесе болай җавап бирә: “Син анкеталар тутырганда энем бандеровчы дип язасың, ә мин анкета тутырганда абыем Советлар Союзы Герое дип язам”.
Тарихчылар белдерүенчә, 1955-1959 елларда төрмәдән кайтучы нацист ялчылары район комитеты, иҗтимагый һәм икътисади оешмалар хезмәткәрләренең өчтән берен тәшкил иткән. Львов өлкәсенең район комитетларында аларның саны – 33, Волынь, Ивано-Франковск һәм Тернополь өлкәләрендә 35-50 процент тәшкил иткән. Бүген Украина дәүләте белән нәкъ шушы кешеләрнең балалары һәм оныклары идарә итә дә инде. Шулай булгач, Украинада кайчан милләтчеләр үсеп чыккан соң дигән сорау туарга мөмкинме? Бак дисәң үзебезнең куллар белән үстергәнбез. Ни аяныч, бүген шуның ачы җимешләрен җыярга кала.
Фото: rg.ru