Көнүзәк
29 сентябрь 2022, 17:20

Америкалылар да төрле була шул

Стивен Сигал безнең яралы хәрбиләрнең хәлен белгән.

Америкалылар да төрле була шулАмерикалылар да төрле була шул
Америкалылар да төрле була шул

Танылган Америка актеры Стивен Сигал Русия Гвардиясенең төп хәрби клиник госпиталендә булган. Ул  анда махсус операция вакытында яраланган хәрбиләр белән очрашкан. Актер сугышчылардан үзләрен ничек хис итүләрен сораштырган һәм тиз арада сәламәтләнүләрен теләгән. Русия Гвардиясе директорының беренче урынбасары, генерал-полковник Виктор Стригунов белән берлектә, ул госпиталь хезмәткәрләренә яралыларны коткаруда зур тырышлыклары өчен рәхмәт белдергән. Кунаклар гвардиячеләргә истәлекле бүләкләр тапшырганнар, табиблар һәм пациентлар белән фотога төшкәннәр.

Чыганак: mk.ru

Фото: mk.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас